Марат Җәббаров: Игенчелеккә инвестиция кертүчеләр планлаштырган нәтиҗәләргә ирешәчәкләр

2021 елның 9 июле, җомга

Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм галимнәр, шулай ук республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен традицион булган Кыр көне узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Илдус Габдрахманов, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре катнашты. 

Казан дәүләт аграр университетының “Агробиотехнопаркы”  - алдынгы  һөнәри белем бирү учреждениеләренең, фәнни-тикшеренү оешмаларының, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең һәм агробизнесның фәнни-мәгариф куәте  һәм ресурслары  берләшмәсе базасында Татарстан АПКсын инновацион үстерүнең интеллектуаль һәм технологик платформасы. Ул Казаннан ерак түгел «Нармонка» ҖЧҖ территориясендә урнашкан. 

Йөз гектарда - авыл хуҗалыгы культураларының төрле үрнәкләре утыртылган чын лаборатория. Быел «Язгы бодай уңышын булдыруга идарә итү», «Сабан арпасы уңышын булдыруга  идарә итү» һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары буенча җитештерү тәҗрибәсе һәм технологияләр демонстрацияләре узды. 

Министрга һәм чарада катнашучыларга туфрак сканеры мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр. Ул туфрак карталарын төзү, чәчүлекләрне эшкәртү   аларның әйләнешен   проектлау ысулларын билгеләү өчен кулланыла. 

Аннары катнашучыларга пилотсыз тракторның эшен күрсәттеләр. Механизатор машинаны планшет компьютеры ярдәмендә эшләтте. Идарә системасын Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты мөгаллимнгәре  һәм хезмәткәрләре эшләгән. Галимнәр гадәти тракторны кулланганнар, өстәмә җайланмалар урнаштырганнар,   болар: видеокамера, лидар (ераклыкны ачыклау һәм билгеләү системасы) һәм электрон идарә   блогы. 

Аннары Марат Җәббаров республика өчен төп һәм традицион булмаган культуралар игү буенча төрле технологияләр кулланып үстерелә торган   чәчүлекләрнең  кыр тәҗрибәсе белән танышты.    

“Бу аграр университетның иң яхшы мәйданчыгы һәм монда бик зур эшләр  алып барыла. Без караган делянкаларда төрле компанияләр чәчүлекләрне эшкәртүнең күп санлы ысулларын күрсәттеләр һәм аларның хәзерге шартларда уңышка йогынтысы турында сөйләделәр. Боларның барысы да икътисадый яктан нигезләнгән, саннар белән ныгытылган. Үсемлекчелек белән җитди шөгыльләнүчеләр, инвестицияләр кертүчеләр өчен табигать афәтләре куркыныч түгел, алар планлаштырган нәтиҗәләргә ирешәчәкләр”, - дип ассызыклады Министр, журналистларның сорауларына җавап биреп. 

Марат Җәббаров аграр югары  уку йорты  студентларын укыту процессында да мондый мәйданчыкларның   ролен  югары  бәяләде. 

  

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International