Татарстанда микромаркетларда фермер продукциясен контактсыз ысул белән сатып алырга мөмкин булачак

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе фермер продукциясен алга этәрүгә юнәлдерелгән «Күчтәнәч» проектын башлап җибәрде. Ул беренче тапкыр «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган агросәнәгать күргәзмәсендә тәкъдим ителде.

Микромаркетларны Татарстан районнары муниципалитетларының үзәк өлешендә урнаштыруны планлаштыралар. Микромаркет махсус суыткычтан гыйбарәт була, биредә кулланучылар сыйфатлы фермер продуктын контактсыз ысул белән сатып ала  алачаклар.

«Районның иң яхшы фермер продуктлары муниципалитет үзәгендә булачак суыткычка урнаштырылачак. Фермерлар контактсыз, куркынычсыз юл белән үз продуктларын сата алачаклар, ә кулланучыларга шундый ук ысул белән сатып алу мөмкинлеге булачак», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International