ТатАгроЭкспо күргәзмәсенә барырга уйлыйсызмы? Бушлай электрон билет алыгыз!

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

2021 елның 10 - 12 февралендә «КазанЭкспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие һәм алдынгы чит ил компанияләре вәкиллекләре катнашында «ТатАгроЭкспо» 3 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. Анда авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эре җитештерүчеләр һәм шулар белән тәэмин итүчеләр катнаша. Кунаклар инде бүген үк сылтама буенча теркәлергә һәм электрон билет алырга мөмкин. Күргәзмәгә килүчеләр өчен керү ирекле (бушлай).

ТатАгроЭкспо агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала:авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалары һәм запас частьлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, культуралар орлыгы, продукцияне эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау җайланмалары һәм башкалар. Күргәзмәнең яңалыгы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында инвестиция проектларын презентацияләүдән гыйбарәт булачак, анда төбәкнең гамәлдәге һәм иң перспективалы инвестпроектлары тәкъдим ителәчәк.

Агросәнәгать форумы кысаларында фәнни һәм эшлекле чараларның бай программасы каралган.

Катнашу мәсьәләләре һәм башка оештыру аспектлары буенча чараның координаторына 8(843) 221-77-95 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мәгълүмати партнерлык һәм массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәтенә (843)221-76-21 телефоны буенча, электрон почта адресына:press-mshp@yandex.ru мөрәҗәгать итәргә кирәк:

Үткәрү урыны - «КазанЭкспо» халыкара күргәзмә үзәге, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Күргәзмә ур., 1 йорт (Халыкара аэропорт).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International