Татарстан галимнәре тышкы мохитнең тискәре факторлары йогынтысында яңа сорт ашлыкның уңдырышлылыгын тикшерделәр

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты - «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе галимнәре көзге культуралар селекциясе бүлеге мөдире Мира Пономарева җитәкчелегендә тышкы мохитнең тискәре факторлары һәм игү технологиясе элементлары йогынтысында яңа сортлы бөртекле культуралар ашлыгының(көзге һәм сабан бодае, көзге арыш) продуктивлыгын һәм сыйфатын булдыру үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Тикшеренү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр конкурсында җиңүче булды.

Эш өчен йомшак сабан бодае - Ситара, Йолдыз, Балкыш һәм Бәрәкәт сортларының көзге йомшак бодай - Универсиада, Сабан, Дарина, Надежда сортларының һәм көзге арыш - Тантана, Подарок, Зилант сортларының уңдырышлылыгын һәм сыйфат характеристикаларын эксперименталь тикшерү нәтиҗәләре кулланылды.

Тикшеренүләр барышында әлеге культураларның төрле агроалымнары экспериментлар аша расланды. Алар арасында язгы бодайны чәчү нормалары, ашламалы тукландыру, тотрыклы уңыш һәм югары сыйфатлы ашлык алу өчен көзге һәм сабан бодае сортларын фунгицидлы яклау бар иде. Республика шартларында икмәк культуралары ашлыгының продуктивлыгын  булдыруның закончалыгы, авыруларга каршы торучанлыгы һәм сыйфат күрсәткечләре ачыкланды, аларны исәпкә алып, бодай һәм арышның яңа сортларын үстерү буенча агропаспортка кертелгән сорт агротехникасы алымнары тәкъдим ителде. Фунгицидлар белән яклау нәтиҗәсендә аэроген инфекцияләр эпифитотиясе елларында, сортына карап, сабан бодае уңышы гектардан 0,23тән 0,72 тоннага кадәр саклануы ачыкланды.

Мәсәлән, Йолдыз сортлы үсемлекләрне биопрепаратлар һәм Кредо фунгициды белән эшкәртү уңышны нык арттырмады, әмма ашлыкның технологик сыйфатын яхшыртты. Вегетация буенча яклау чараларын (Титул Дуо фунгицидын) һәм ашлама агроысулларын (Batr препаратларын, мочевина) куллану продуктивлыкның биологик потенциалы нәтиҗәлелеген шактый арттырды, көзге бодайның Универсиада сортлы ашлыгының уңдырышлылыгын, технологик һәм икмәк пешерүгә яраклылык сыйфатын шулай ук сизелерлек арттырды.

Batr MaX препараты ашлыкның уңдырышлылыгын 10,9%ка арттырды, фунгицид белән өстәмә белән эшкәрткәндә – 9,54%ка. Batr маркалы ике препаратны бергә куллану нәтиҗәсендә уңдырышлылык гектардан 0,43 тоннага артты, бу шулай ук көзге бодай ашлыгының сыйфатын яхшыртуга китерде, яфрак авыруларыннан фунгицид белән өстәмә яклау чараларын күргәндә, ашлык көчле бодайның чик нормаларына кадәр җитте.

Тикшеренү республика хуҗалыкларында югары сыйфатлы бодай һәм арыш ашлыгын җитештерүнең уңдырышлылыгын, табышлылыгын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру өчен эшләнгән алымнарны кертүнең мөһимлеген билгеләүгә юнәлдерелгән. Җитештерүгә тәкъдим ителгән югары адаптацияле яңа сортлар, аларны игүнең алдынгы агроысуллары белән бергә, ашлыкның уңдырышлылыгын һәм сыйфатын алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International