Татарстан Президенты алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

2020 елның 25 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

“Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеменә Кама Тамагы муниципаль районыннан «Бортас» агрофирмасы «ҖЧҖенең «Барыш» бүлекчәсеннән машина белән сыер саву операторы Гөлнара Җиһаншина лаек булды.

“Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре” исеме Югары Ослан районыннан “Таткрахмалпатока” АҖ җитештерү башлыгы Елена Хәсәновага бирелде.

 “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә Алексеевск районыннан «РОДИНА» колхозының сөт-товар фермасы мөдире Валентин Андреев лаек булды.

"Шунысы куанычлы, кыенлыкларга да карамастан, узып баручы елда республика тотрыклы үсүне дәвам итә, кайбер мөһим күрсәткечләр буенча Россия Федерациясендә лидерлык позицияләрен саклап кала. Без барлык социаль йөкләмәләрне үтибез, татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез”, — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Үз чыгышының ахырында Татарстан Президенты республика үсешенә зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов ныклы сәламәтлек, хезмәтләрендә яңа уңышларга  ирешүне, бәхет һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International