Алексей Песошин Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Республиканың 40 алдынгысы - мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе, эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре, шулай ук икътисад, азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, төзелеш комплексы, спорт өлкәләре вәкилләре, сәнгать эшлеклеләре һ.б. лауреатлар булдылар.

Алексей Песошин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының уңышлы үсешенең нигезен аның халкының көндәлек хезмәте тәшкил итә.

 “Сезнең хезмәтегез - Татарстан Республикасы үсешенә һәм муллыгына зур өлеш кертү ул. Катлаулы чор булуга карамастан, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы урыннарны били", - диде ул, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Аның сүзләренә караганда, агросәнәгать комплексын үстерү республиканың  икътисадый һәм социаль сәясәтенең стратегик өстенлекләреннән берсе булып кала. Республикада төрле милек рәвешләрендәге 5 меңнән артык авыл хуҗалыгы оешмасы эшли.

“Татарстан – үз-үзен тәэмин итә торган төбәк һәм халыкның төп туклану продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә”, - диде Алексей Песошин. Республикада быел соңгы 12 ел эчендә рекордлы уңыш - 5,5 млн. тонна ашлык суктырылган. Республика сөт җитештерү буенча алдынгы урынны били. Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан бөтен Россия сөтенең 6%ы җитештерелә.

 “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исемгә Алексеевск районының “Родина” колхозыннан машина-трактор паркы механизаторы Вячеслав Наместников лаек булды, “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖенең кәгазь эшләнмәләр җыючысы Наилә Закирова һәм Мамадыш районыннан “Шәмсетдинов Нияз Габделхәй улы” КФХсы инженер-механигы Хәлим Нәкыйпов лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International