Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2020 елда авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү буенча Татарстан уңышларын билгеләп үтте

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов агросәнәгать тармагын техник модернизацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, 2020 елда сатып алына торган техника саны, ташламалы кредит бирү һәм авыл хуҗалыгы техникасына лизинг программалары буенча Татарстан алда бара.

Ел башыннан Татарстанда 2350 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы, шул исәптән 410 трактор, 187 ашлык җыю һәм 53 азык җыю комбайны, 1700дән артык башка авыл хуҗалыгы машиналары һәм җайланмалары сатып алынган. Сатып алынган тракторларның яртысыннан артыгы (200 берәмлек) куәтле энергияле, аларның егәрлеге 250 ат көченнән артыграк.

Шул исәптән агымдагы елда «Росагролизинг» АҖенә 1176 техникага 1100гә якын заявка бирелгән. 4,1 млрд.сумлык 1038 авыл хуҗалыгы машинасы, шул исәптән 197 трактор, 114 комбайн, 204 автотехника һәм аларга тагылмалар, 523 башка авыл хуҗалыгы машинасы һәм җайланмалары лизингка бирелгән.

Шулай итеп, Росагролизингның ташламалы лизинг продуктлары һәм техника бәясенең 40%ын субсидияләүне тәэмин итә торган Техник җиһазландыру буенча республика программасы, башлангыч һәм агымдагы лизинг түләүләре авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту өчен шактый этәргеч бирде.

Авыл хуҗалыгы оешмаларының техник базасын актив модернизацияләү нәтиҗәсендә соңгы 5 елда гына да 100 га чәчүлеккә энергия куәтен 18 ат көченә (154 ат көченнән 172 ат көченә кадәр) арттырырга мөмкин булды, шул исәптән быел - 8 ат көченә (164 ат көченнән 172 ат көченә кадәр).

Җитештерүне модернизацияләү - хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның хәлиткеч механизмнарының берсе. 2015 елдан башлап республиканың агросәнәгать комплексында 2019 елда 1 хезмәткәргә хезмәт җитештерүчәнлеге 1,4 млн. сумнан 2,2 млн. сумга кадәр артты (+800 мең сум).

Куәтле тракторларга һәм югары җитештерүчән комбайннарга, катнаш һәм киң колачлы туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларына игътибар юнәлтү югарыда күрсәтелгән күрсәткечләргә ирешергә, конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерергә, механизаторлар өчен уңайлы хезмәт шартлары тудырырга һәм аларга лаеклы хезмәт хакы түләргә мөмкинлек бирә.

Якындагы елларга бурыч - җитештерүне өзлексез модернизацияләп, 100 га чәчүлеккә энергия куәтен 200 ат көченә кадәр җиткерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International