Республики Президенты һәм авыл хуҗалыгы министры “Россия тәмнәре” конкурсында Татарстан өчен тавыш бирергә өндиләр

2020 елның 27 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны “Россия тәмнәре” конкурсында республика продукциясен хупларга өндәде. Өндәүне ул Instagramда үз битендә урнаштырды. Республика Президенты үзе дә читтә калмый, хэштегларга карап фикер йөрткәндә, Чәк-чәк өчен тавыш биргән.

Ә менә шулай ук Инстрамга пост урнаштырган Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның кем өчен тавыш биргәне скер булып яшерен калды. Мондый позиция аңлашыла да, чөнки нәкъ менә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан җитештерүчеләрен конкурста катнашу өчен номинацияләде, һәм кемгә дә булса өстенлек бирүне күрсәтү дөрес булмас иде.

Татарстаннан конкурста катнашучылар арасында түбәндәгеләр бар:“Татар Балы”, Кукмара Балы, Татарстаннан «СластЕла», Лаеш чәк-чәге, "Казан" чәк-чәге, «Татарстаннан хәләл сосискалар», «Кичке Казан» торты, Зеленодольск катыгы, Әгерҗе лимонады, Татар икмәге, Алабуга прәнниге, Казан прәнниге, Алабуга квас эчемлеге, «Птичка Елабужская» конфетлары, Колмаклы Мамадыш икмәге, Татарстанның “Болгар” үрдәк казылыгы, Татарча какланган үрдәк түшкәсе ите, Казан үрдәге, Какланган татар казы, Казылык, "Милли сәүдә маркасы" татар чәе, Татар талкыш кәләвәсе.

Конкурста республика исеменнән 22 бренд катнаша. 19 985 татарстанлы республика җитәкчелеге өндәвенә кушылып, тавыш бирде инде. Тавышлар күбрәк бал өчен бирелгән. Әлегә Татар Балы һәм Кукмара балы алда бара, аларның һәркайсына 5 меңнән артык тавыш бирелгән. Иң кызыгы - бал кебек традицион продукт җитештерүчеләр заманча тенденцияләргә иярәләр. Әйтергә кирәк, тиздән, Кукмара балын стик-пакетларда күрергә һәм шикәр урынына чәйгә файдалы һәм натураль бал салырга мөмкин булачак.

Ә Сез республика җитәкчелеге өндәвенә колак салдыгызмы һәм тавыш бирүдә катнаштыгызмы әле? Әгәр юк икән - тизрәк Вкусы России.рф сайтына керегез дә тавыш бирегез!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International