Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру кысаларындагы бурычлар турында сөйләде

2020 елның 20 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды, аның кысаларында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2021 елга Юлламасын гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт гамәлләренең комплекслы планы каралды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Утырышны ачып, Алексей Песошин, Юлламаны гамәлгә ашыру максатларында, ел саен республиканы социаль-икътисадый үстерүнең өстенлекле юнәлешләре буенча Хөкүмәт гамәлләренең комплекслы планы төзелә, дип билгеләп  үтте. «Татарстанның динамик үсеше төп бурыч булып кала, бу шулай ук илкүләм проектларның төбәк максатларына туры килә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Ул, план чаралары икътисад тармагына һәм социаль өлкәгә генә түгел, ә гомумсәяси юнәлешләргә дә кагыла, дип, билгеләп үтте. Аерым алганда, гражданнарның ачыклыгын арттыруга һәм идарә итү процессына җәлеп ителүенә, Татарстан халыкларының мәдәниятен, телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга аерым игътибар бирелә. Киләсе елда Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында максатчан эш алып барасы була.

Алексей Песошин, икътисадый өлкәдә, предприятиеләрнең сәнәгать һәм экспорт мөмкинлекләрен арттыру белән бергә, цифрлаштыру процессы һәм бизнес алып бару шартларын яхшырту буенча җитди эш планлаштырылган, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлык өчен дә, дип, билгеләп үтте.

"Планның социаль блогы, элеккечә үк, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләрен алга таба үстерүгә, шулай ук республиканың һәр кешесе өчен уңайлы һәм имин тормыш тәэмин итүгә юнәлдерелгән», - дип өстәде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең комплекслы планы турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде. Ул хәбәр итүенчә, АПК юнәлеше буенча комплекслы план 6 чараны үз эченә ала. Алар арасында - агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген арттыру, крестьян (фермер) хуҗалыкларына һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү,экспортерлар сыйфатында кече хуҗалык субъектларының позицияләрен ныгыту, товар җитештерүчеләрне сәүдә челтәрләре белән актив эшкә җәлеп итү, сәүдә базарларын киңәйтү, экспортны арттыруга ярдәм итүче Хәләл стандартлар буенча продукция җитештерүне үстерү, игенчелектә һәм терлекчелектә селекцион эшне көчәйтү. Ветеринария иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрү.

Куелган максатларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә торган кайбер чаралар планлаштырылган.

Наил Залаков билгеләп үткәнчә, сиптергечләр паркын яңарту, минераль ашламалар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен төбәк бюджетыннан субсидияләү, терлекчелек комплексларын модернизацияләү, аларны югары технологияле җайданмаларга күчерү буенча эшне дәвам итү планлаштырыла. 2021 елда инвестицион меморандум кысаларында инвестицияләрнең гомуми күләме 25,2 млрд. сумлык 25 инвестицион проектны гамәлгә ашыру планлаштырылган, шул исәптән терлекчелек юнәлеше буенча 18 проект, аларга инвестицияләр күләме 16 млрд.сум каралган.

Нәсел терлекчелеген үстерү буенча максатчан эш дәвам итәчәк, аның максаты – ныклы нәсел базасын булдыру, аны саклап калу һәм арттыру», — диде ул үз чыгышында.

Министрның беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру кысаларында терлекләрне цифрлаштыру буенча эш алып барыла, ә кече хуҗалыклар позицияләрен ныгыту өчен ел саен 2 млрд.сумнан артык грантлар һәм субсидияләр бирелә.

Министрлык тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында 2021 елга 320 млн. сум күләмендә финанслау планлаштырылган.2021 елда бу күрсәткеч 2558 кеше дәрәҗәсендә кабул ителде, шул ук вакытта авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә аерым игътибар биреләчәк.

Наил Залаков хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы алдында республиканың агросәнәгать комплексы продукциясен, шул исәптән «Хәләл» продукцияне экспортлауны арттыру буенча җитди бурыч тора. Бүгенге көндә ул 236 млн. доллар ягъни еллык план күрсәткеченнән 74,2%(318,3 млн.доллар) тәшкил итә.

Шулай ук Юлламада билгеләнгән төп юнәлешләргә икътисадны цифрлаштыру, сәнәгатьне үстерү һәм башкалар керде. Әлеге темаларның һәрберсе буенча тармак министрлыклары вәкилләре тәфсилле чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International