Шәхси фермерлык: 5 минут эчендә ничек итеп бушлай үзеңнең интернет-кибетеңне ачып була?

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, аграрийлар өчен төп банк - Россельхозбанк кечкенә фермер предприятиеләре өчен «Шәхси фермерлык» цифрлы сервисларның экосистемасын эшләгән. Система агробизнесны уңышлы алып баруда ярдәм итү өчен булдырылган һәм ул фермерлар җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен маркетплейсны үз эченә ала

 Система күптән түгел генә эшли башлауга карамастан, ул бик тиз популярлык казанып өлгерде. Бүгенге көндә «Шәхси фермерлык» мәйданчыгында Татарстанның 70 фермеры теркәлгән инде. Биредә теләсә кайсы фермер бушлай үзенең интернет-кибетен ачарга, үз товарлары белән витрина булдырырга һәм заказлар алырга мөмкин. Шул ук вакытта, фермерлар бәяләрне, илтеп тапшыру һәм түләү ысулларын үзләре билгели, ә сервис каталог булдырудан алып беренче алыш-биреш үткәрүгә кадәр ярдәм итәчәк. Үз продукцияңне урнаштыру һәм аны турыдан-туры кулланучыларга сата башлау өчен сылтама буенча гына керергә кирәк.

Экосистема маркетплейсында авыл хуҗалыгы өчен товарлар белән тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр үз продукцияләрен урнаштыра алалар, бу сатып алучыларга тикшерелгән тәэмин итүчеләрдән үзләренә кирәкле товарны яки хезмәт күрсәтүләрне табарга һәм сайларга мөмкинлек бирә.

Мәйданчыкта персоналны сайлау мөмкинлеге бар. Ресурста резюмелар базасы бар, анда кирәкле хезмәткәрләр табарга, шулай ук вакансияләрне бастырырга мөмкин.

 Шулай ук авыл хуҗалыгын алып бару өчен товарлар, шул исәптән орлыклар сайлау мөмкинлеге дә мөһим үзенчәлеккә ия. Билгеле бер параметрлардан (культураны үстерү төбәге, культура һәм аны куллану юнәлеше) чыгып, орлыкларны акыллы сервис ярдәмендә бер клик белән сайлап алырга мөмкин.

«Шәхси фермерлык» экосистемасы кысаларында Татарстан эшкуарларына тагын берничә файдалы сервис тәкъдим ителә: ветеринар һәм зоотехникның онлайн-консультациясе, агротехнологияләр картасы, авыл хуҗалыгына идарә итү, шулай ук эшкуарларга үз эшләрен нәтиҗәле алып барырга ярдәм итә торган башка бизнес-сервислар.

Продукттан файдалану мөмкинлекләре һәм шартлары турында тулырак мәгълүматны Россельхозбанкның Татарстан филиалының теләсә кайсы бүлекчәсендә яки 8(800)100-0-100 “Кайнар» линия” телефонына шалтыратып белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International