«Бердәмлек» авыл хуҗалыгы кооперативы Тукай районы яшелчәчеләрен берләштерде һәм сәүдә челтәрләренә яшелчәләр һәм бәрәңге җибәрә

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Хәзер республиканың сәүдә челтәрләрендә Мисыр яисә Пакистан бәрәңгесен, яки Израиль кишерен торган саен сирәгрәк очратырга мөмкин. Чит ил продукциясен Татарстанның үз продукциясе кысрыклап чыгара бара. Биредә авыл хуҗалыгы кооперациясе үсешенең роле зур.

Чаллыдан ерак булмаган Иске Зирекле авылында соңгы берничә елда сизелерлек үзгәрешләр булды. Сортировкалау линиясе белән җиһазландырылган заманча бәрәңге саклагычлары белән янәшәдә бәрәңге, кишер, аш чөгендерен кабул итү, сортировкалау, киптерү, юу цехы балыкка килде. Тиешле җайланмалар, шулай ук бик зур суыткыч сатып алынган. Кооператив әгъзаларына хезмәт күрсәтү өчен чит илдән кишер җыю комбайны һәм кабул итү бункеры да сатып алынган.

-Моңа безнең үз теләгебез аркасында һәм дәүләт ярдәме белән ирешә алдык, - ди авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Минталип Миңнеханов. – Объектка тотылган чыгымнар 45 миллион сумнан артыграк булды:бирегә кооперативның үз акчалары һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантлары кертелде.

Кооператив 2014 елның апрелендә оештырыла. Бүгенге көндә аның составында 41 пайчы – юридик затлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар бар. Әгъзаларның гомуми җыелышы тарафыннан еллык әгъзалык кертеменең дифференциацияләнгән күләме – 500 сумнан 60 мең сумга кадәр, ул авыл хуҗалыгы оешмасы куллана торган салым салу системасына һәм ялланган хезмәткәрләр санына бәйле рәвештә билгеләнде.

Кооператив әгъзаларының башка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә караганда өстенлекләре нидән гыйбарәт соң?

-Шәхси ярдәмче хуҗалыгыбызда без бәрәңге үстерәбез, аны сатудан гаилә бюджетына өстәмә керем алабыз, - дип сөйли Чаллы укытучысы Гөлүсә Мөхәммәтшина. – «Бердәмлек» кооперативына кергәч, без сату базарын эзләү мәшәкатьләреннән арындык. Быел, мәсәлән, кооперативка килограммын 10 сумнан 14 тонна бәрәңге саттык. Аннан машина килде, участоктан ук бәрәңгене төяп җибәрдек. Бу бик уңайлы…

Быел кооператив эшкәртүгә, юдыруга, фасовкалауга һәм сатуга 2000 тоннага якын бәрәңге һәм яшелчә алды.

«Бердәмлек» кооперативы продукциясе авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла, шулай ук төзелгән килешүләр нигезендә Чаллы һәм Түбән Кама сәүдә челтәрләренә һәм бюджет учреждениеләренә җибәрелә. Кибет киштәләрендәге икмәк турында “Яңа мичтән чыккан” дип сөйли торган булсалар, Чаллы һәм Түбән Кама халкына «Бердәмлек» кооперативы яшелчәләре турында “Кырдан – өстәлгә” дип әйтергә була.

Кооперативта республика шәһәрләрендә һәм аннан читтә продукция сату өчен үз павильонын булдыру проекты эшләнү стадиясендә.

-Яшелчә җитештерү өчен махсус техника кирәк, һәм без аны, техник модернизацияләүнең республика программасы буенча дәүләт ярдәменә исәп тотып, сатып алабыз, - ди Минталип Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International