Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түләүсез вебинарга чакыра, темасы:Предприятиене цифрлаштыру

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иенчә, 30 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Дәрес агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана. Уку барышында “Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге” АҖенең цифрлаштыру һәм проектка идарә итү бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов цифрлаштыруның база төшенчәләре, автоматлаштыру турында сөйләячәк, аларның кайда һәм ни өчен кулланылуын аңлатачак.

Укуларда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер буенча теркәлергә кирәк: тел.:88005502441. Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку барышында турыдан-туры сораулар бирергә мөмкинлек бирә.

Онлай-мәктәптә киләсе дәрес 7 октябрьдә 14.00 сәгатьтә була.

Исегезгә төшерәбез, бердәм «Агрополия» мәгариф платформасы аграрийларны укыту өчен билгеләнгән. Ресурс АПК өлкәсендә яңа белемнәр алу, күнекмәләрне практикада куллану өчен заманча технологияләрдән һәм инструментлардан файдалану мөмкинлеген бирә. Сайланган өлкәдә компетентлыкны арттыру аграрийлар өчен табышлылыкның бөтенләй яңа күрсәткечләренә чыгарга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International