Татарстанда авыл хуҗалыгы белеме бирү платформасы эшли башлады

2020 елның 18 сентябре, җомга

Бердәм белем бирү платформасы аграрийларны укыту өчен билгеләнгән. Бүген түләүсез сынау дәресләренә теркәлү ачылды. Бу хакта республика районнары белән видеоконференция режимы форматындагы киңәшмә барышында РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, «Агрополия» платформасын эшләү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бу елның июлендә «Татарстанда кыр көне» кысаларында тәкъдим ителде. Эшләнмә уңай бәя алды. Республика Президенты агросәнәгать комплексы өлкәсендә алдынгы технологияләргә өйрәтүнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте. Ул вакытта платформа әле эшләнү стадиясендә генә иде, ә бүген инде ул эшли башлады.

“Бүген белемле һәм белем бирүне аера белергә кирәк, шуны аңлау зарур, кеше югары белем турында документы булмаган килеш тә белемле булырга мөмкин, йә киресенчә дә була ала. Мәктәпнең максаты – коры документ тышчасы яки сертификат алу түгел, ә белем алу”, - дип билгеләп үтте Нияз Хәлиуллин.

Ресурс АПК өлкәсендә яңа белемнәр алу мөмкинлеген, күнекмәләрне практикада куллану өчен заманча технологияләрдән һәм инструментлардан файдалану мөмкинлеген бирә. Сайланган өлкәдә компетентлыкны арттыру аграрийлар өчен табышлылыкның бөтенләй яңа күрсәткечләренә чыгарга ярдәм итәчәк. Платформа эре предприятиеләр белгечләре өчен дә, шулай  ук зур булмаган фермер хуҗалыклары һәм  шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә билгеләнгән.

РИВЦ генераль директоры шулай ук хәзерге дөньяда трендта булу һәм үзеңә ихтыяҗ тудыру өчен гел укырга кирәк, белем бирү системасы да сыйфатлы белем бирү кытлыгын сизә, дип белдерде.

Онлайн мәктәп агробизнес өчен Дөньяның теләсә кайчы читендә белем алырга мөмкинлек бирә. Курслар кысаларында нәтиҗәле сөт терлекчелеген, ялгышмыйча умартачылык белән шөгыльләнүне, төгәл игенчелек технологияләрен, биологияләштерүне һәм нәтиҗәле орлыкчылыкны үзләштерергә, фермерлар өчен салым салу системаларын ачыкларга һәм җитештерелгән продукцияне ничек сертификацияләргә һәм «Меркурий» системасы белән эшләргә өйрәнергә мөмкин. Моннан тыш, персонал белән идарә итәргә, бизнес-процессларны җайга салырга, нәтиҗәле командалар булдырырга һәм, әлбәттә инде, цифрлаштыру һәм бизнес-аналитикага өйрәнергә була.

Мәктәп укытучылары арасында илнең төрле почмакларыннан үз тармаклары буенча экспертлар бар, бу башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашырга һәм иң яхшы практикаларны кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Система Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге (РИВЦ) базасында эшләнде. Планда - мәктәпне федераль дәрәҗәгә җиткерү!

Түләүсез дәрескә теркәлегез!

Консультация алу  өчен  телефон: 8 800 550 24 41.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International