Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкы өчен традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрен ача

2020 елның 11 сентябре, җомга

Шимбә көнне, 12 сентябрьдә, иртәнге сәгать 6дан Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча традицион ярминкәләр эшли башлаячак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә, гадәттәгечә, шәһәр халкы бик теләп йөри, бигрәк тә, өлкән буын кешеләр, һәм алар зур социаль әһәмияткә ия.

Искәртеп узабыз, көзге ярмимнкәләр 14 мәйданчыкта һәр атнада шимбә көнне Яңа елга кадәр барачак.

Шәһәр халкы Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмаларны һәм башка фермер продукциясен кулай бәяләрдән сатып ала алачак.

 

Ярминкәләр түбәндәгечә элеккеге адреслары буенча уза:

– Авиатөзелеш районы:Ленинград ур., 27 (“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта), Беломорский һәм Гудованцев  урамнары киселешендә, Дементьев ур., 7 йорт янында;

–  Вахитов районы: Кәрим Тинчурин  һәм Татарстан урамнары киселешендә;

 Киров районы: Кызыл Кокшай  ур., 150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта), Батыршин ур., 20;

–  Яңа Савин районы: Хөсәен Ямашев пр., 71а (“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта); Лаврентьев ур.,  10 (чатыр  корылган  мәйданчык);

–  Идел буе районы: Р.Зорге ур., 66, корп. 1 («Олимп» базары янында), Ю.Фучик ур., 72 (чатыр корылган мәйданчык);

  Совет районы:  Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркының ачык  мәйданчыгында, Зәкиев ур., 12  һәм  Липатов ур., 7 (чатыр корылган  мәйданчык һәм “Дәрвиш” базары территориясендәге мәйданчык);

Мәскәү районы: Ш.Усманов ур., 1 (Энергетиклар  һәм Ш.Усманову урамнары ягыннан Мәскәү базарына чиктәш мәйданчык);

Зеленодольск районы: Яңа Тура һәм Осиново   поселокларында: («Радужный» сәүдә үзәге һәм «Яңа  Тура» технополисы янында);

 – Чаллыда: Г.Тукай ур., 16 («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), Чулман пр., (Ипподром территориясендәге мәйданчык);

–      Түбән Камада: Вокзал ур., 2 («Комета» Үзәк базары мәйданчыгы; Көньяк ур., 1 («Магнит» сәүдә үзәгенә каршы мәйданчык).

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре - фермерлар өчен дә, халык өчен дә бик мөһим ярдәм чарасы, чөнки ярминкәләрдә фермерлар үзләре үстергән продукцияне сата  алачаклар (сәүдә урыннары бушлай  була), ә халыкның сыйфатлы авыл  хуҗалыгы продукциясен минималь бәяләрдән, сәүдә бәяләреннән башка  гына, сатып алу мөмкинлеге булачак.

Традиция буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзе тикшерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International