Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Минем җирем – Россия» конкурсында катнашырга чакыра: Татарстаннан 26 катнашучы гариза бирде инде

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия» иҗади конкурсы башланды.

Конкурска бөтен илдән 500дән артык кеше гариза биргән инде. Татарстаннан конкурска 26 катнашучы теркәлгән.

 Катнашучыларның күбесе «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү» номинациясендә - 5 катнашучы, 14 проект тәкъдим  ителә. «Фермерлык һәм кооперация (уңыш тарихы, дәүләт ярдәме белән фермерлыкны һәм кооперацияне үстерү тәҗрибәсе һәм практикасы)» номинациясендә шул кадәр үк санда катнашучы 18 проект тәкъдим итә.

«Авыл туризмы маршрутлары, уникаль авыл территорияләре, агротуризм» номинациясендә - 2 катнашучы, 11 проект тәкъдим ителә.

«Авыл кешесенең көндәлек тормышында заманча технологияләр («цифрлы авыл», «акыллы авыл», башкалар» номинациясендә - 3 катнашучы, 7 проект тәкъдим ителә.

“Авыл территорияләрен үстерү (инфраструктура, социаль мәсьәләләрне хәл итү, уңайлы авыл мохите) «номинациясендә - 3 катнашучы,  6 проект тәкъдим ителә.

«Авыл тормышы турында блок: авылда көндәлек мәшәкатьләр, авылның актуаль проблемалары, авыл тормышы рәвешен популярлаштыру» номинациясендә  2 кеше, 5 проект тәкъдим ителә.

 Моннан тыш, татарстанлылар бер катнашучы һәм проект буенча «Авыл территорияләрен үстерү (инфраструктура, социаль мәсьәләләрне хәл итү, уңайлы авыл мохите)», «Яшьләр эшкуарлык проектлары», «Авыл территорияләренең мәдәни-тарихи һәм табигый куәтен саклап калу (дәвамчанлык, мәдәни мирас, гаилә традицияләре һәм башкалар)», «Яшьләрнең граждан инициативалары», «Яшь журналист» «Уникаль авыл территорияләре (агротуризм/авыл туризмы)»  номинацияләрендә катнашалар.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, конкурста катнашу өчен бер номинация кысаларында авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән кимендә өч мәкалә авторлары; массакүләм мәгълүмат чаралары һәм югары аграр уку йортлары редакцияләре; блогерлар, социаль челтәрләрдә һәм YouTube-каналларда пабликалар хуҗалары чакырыла. Шулай ук өченче ел рәттән инде конкурска үз эшләрен фотографлар тәкъдим итә ала - авыл тормышы темасын яктырткан иң яхшы рәсемнәр масштаблы фотокүргәзмәдә катнашачак.

Конкурсның номинацияләре, катнашу  шартлары һәм бүләкләр турында тулырак мәгълүматны http://konkurs.agromedia.ru/ сайтында укыгыз. Конкурс эшләре 2020 елның 11 сентябренә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International