Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «100% ТАТАРСТАН» мәйданчыгында АПК тармагының инвестиция куәтен курсәтәчәк

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлеге эшләтеп җибәреләчәк.

2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр эфирда Россиянең иң инновацион төбәге тәҗрибәсе турында масштаблы онлайн-чара һәм партнерлар һәм экспертлар белән аралашу өчен коммуникацион платформа барачак. Бу үзенчәлекле ике атналык вакыйга мәйданчыгы - һөнәри үсеш өчен бизнес-интенсив синергиясе һәм тәҗрибә алмашу, инвесторлар һәм фикердәшләр эзләү өчен киңлек. “100% Татарстан” – гражданнарны, бизнес вәкилләрен, хакимият вәкилләрен һәм алдынгы экспертларны берләштерә торган коммуникацион платформа, анда Татарстанны алга таба стратегик үстерү темасына фикер алышулар булачак.

 «Бүгенге тормыш бездән партнерлар белән мөнәсәбәтләрне коруда стандарт булмаган алымнар таләп итә. Бу мәйданчык, асылда, бүген ябык чикләрне ачарга тиеш. Ә турыдан-туры онлайн эфирлар республиканың һәр кешесенә Татарстанның киләчәген төзүдә катнашу мөмкинлеге бирәчәк", - дип билгеләп үтте республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Форум программасы 21 юнәлеш буенча 100дән артык сессия эшен үз эченә ала, болар - IT-индустрия, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, туризм, циркуляр икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, биотехнологияләр һ.б.лар. Чара кысаларында панель дискуссияләр, онлайн-митаплар, фикер лидерлары һәм блогерлар эфирлары, экспертлар белән интервьюлар узачак.

8 сентябрьдә тулы бер көн республика агросәнәгать тармагына багышланачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән дискуссияләр, презентацияләр һәм репортажлар барышында агробиотехнологияләр, Татарстанның эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, сакчыл җитештерү технологияләре, «кырдан кибет киштәсенә кадәр» концепциясе, авыл хуҗалыгын цифрлаштыру, дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәкләр, аграр югары уку йортлары буенча онлайн экскурсияләр уздырачаклар һәм агросәнәгать секторының инвестицион куәтен ачачаклар.

Бөтен дөнья буйлап катнашучылар трансляцияне www.100tatarstan.com. сайтында бушлай карый алалар. Нәкъ менә сезнең өчен кызыклы булган чыгышларны күреп калу өчен кушылыгыз. Эшлекле программа шулай ук инглиз һәм татар телләренә дә синхрон тәрҗемә ителәчәк. Онлайн-студиянең өзлексез эшләве экспертларга сораулар бирергә һәм реаль вакыт режимында оператив рәвештә алардан җаваплар алырга мөмкинлек бирәчәк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International