Туфрак уңдырышлы булсын нишләргә кирәк?

2020 елның 24 июле, җомга

Бу  хакта  бүген  Буа районында  узган    семинар-киңәшмәдә сөйләштеләр. 

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Илдус  Габдрахманов катнашындагы  семинар Буа  районының  “Кыят” ААҖ территориясендә узды.  

Чарада  төп  тема алдагы  елда  уңдырышлылыкны  арттырырга  ярдәм  итә торган   чаралар  турында  булды.   Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Илдус Габдрахманов җирнең уңдырышлылыгын, аның  нәтиҗәлелеген арттыру  өчен  технологик процессларны комбинацияләү   зарурлыгын  билгеләп  узды,  бу  бер  үк  вакытта    5 процессны  башкаруны  үз эченә ала: чәчү алдыннан эшкәртү, ашламалар, чәчү кертү, чәчү, орлыкларга биологик препаратлар кертү һәм чәчүлек  җирен тигезләү. Бу   процессларның  барысын  да  бер үк  вакытта бер  техника башкарырга  мөмкин.  

Уңыш формуласы турында сөйләгәндә, министр урынбасары аның төп 3 өлешенә тукталды: продуктив башаклар саны, башакта бөртекләр саны һәм орлыкларның  массасы. Бу  факторларның  барысын  да  булдыру  өчен  чәчүлекләрне 4  мәртәбә эшкәртергә кирәк.  Боларны үзйөрешле  сиптергечләр ярдәмендә эшләгәндә нәтиҗә аеруча  ачык күренәчәк, чөнки  эш  барышы автоматлаштырыла һәм кешенең сәламәтлегенә дә  зыян килү куркынычы  юк.   

 Үсемлекләрне яклау  чараларының нәтиҗәлелеген  эретмә  җайланмалары шактый  арттыра, алар  эретмә әзерләгәндә кулланыла  торган  суны    йомшартырга, әчесен киметергә һәм суны җылытырга мөмкинлек бирә. Безнең бурыч - аларны 500 гектардан артык чәчүлек  җире булган  һәр хуҗалыкта булдыру.

Семинар барышында 2021 елга чәчүлекләрнең уңдырышлылыгын һәм игенчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру өчен билгеләнгән түбәндәге өстенлекләр  турында да  әйтелде:

 

 1. Технологик операцияләрне оптимальләштерү (берьюлы  5 эшне  башкару);

2. Уңдырышлылыкны  арттыру  (үзйөрешле сиптергечләр белән тәэмин итү);

3. Үсемлекләрне яклау  чараларының нәтиҗәлелеген арттыру (эретмә  җайланмаларын көйләү).

“Әлеге барлык  чаралар Татарстанда уңдырышлылыкны күтәрергә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре эшчәнлегенең  нәтиҗәлелеген һәм табышын  җитди арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов.

Ачык һавада узган семинар эшендә республиканың берничә районыннан авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, белгечләр, фермерлар, предприятие җитәкчеләре, җитештерүчеләр һәм башка аграрийлар катнашты.

Чара төрле  авыл  хуҗалыгы культураларының   сортларын  һәм гибридларын     сынау кишәрлегенә бару  белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International