Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россиядә социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек вәзгыятен мониторинглау буенча оператив штаб утырышында катнашты

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штабның чираттагы утырышын уздырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Федерация Советы, федераль башкарма хакимият органнары, АПК идарәсенең төбәк органнары һәм тармак берлекләре вәкилләре катнашында узган чара барышында АПКдагы һәм Россиянең азык-төлек базарындагы хәл турында фикер алыштылар.

Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, Россия төбәкләре урып-җыю процессына активрак кушыла башладылар. Бүгенге көнгә 33,4 млн тонна ашлык суктырылган инде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, урып-җыю кампаниясе фаразланганча узар һәм уңыш буенча фаразлар үтәлер, дип саный.

Республика районнарында кыр эшләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә тора. Республика аграрийлары аерым кырларда урып-җыю эшләренә керештеләр. Барлыгы 11,66 мең га мәйданда суктырылган, 41,65 мең тонна ашлык җыелган.

Республика кырларында терлек азыгы әзерләү буенча да актив эш алып барыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республика хуҗалыкларында терлекләрне кышлату өчен 2 млн 705 мең тонна сенаж һәм 542 мең тонна печән әзерләнгән. Татарстан Республикасы буенча шартлыча бер терлеккә уртача 19,69 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. 99,2 мең га мәйданда берьеллык үләннәрне һәм катнаш азыкны беренче кат чаптыру төгәлләнде, икенче кат чаптыруга керештеләр.

Шулай ук утырышта катнашучылар агроиминләштерү механизмнарын үстерү һәм аграрийларның мөлкәти мәнфәгатьләрен яклау перспективалары турында фикер алыштылар. Аларны камилләштерү «Авыл хуҗалыгын иминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме турында” Федераль законга һәм «Авыл хуҗалыгын үстерү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында " Федераль законга үзгәрешләр кертүгә бәйле.

Киңәшмәнең тагын бер темасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПКны цифрлаштыруга бәйле эшчәнлеккә багышланды. Хәзерге вакытта ведомство эшчәнлеге юнәлешләре буенча статистик белешмәләрне җыюның мәгълүмат системасын эшләүне күздә тотучы «Бердәм тәрәзә» булдыру проектын гамәлгә ашыру актив стадиягә күчә. Аның кысаларында шулай ук «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру өчен кирәкле аналитик блок формалаша. Авыл территорияләренең социаль-икътисадый үсеш дәрәҗәсе күрсәткечләре һәм белешмәләр базасы бу өлкәдә дәүләт сәясәтен булдыруның нигезен тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International