Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2020 ел уңышы ашлыгын әзерләү хакында фикер алыштылар

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоконференцэлемтә режимында республиканың икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлары җитәкчеләре белән очрашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы,  урып-җыю эшләре хуҗалыклар мәсьәләсе генә түгел, ә  аның сыйфатлы һәм   вакытында башкарылуы өчен икмәк кабул итү предприятиеләре дә җаваплы, дип билгеләп үтте.  Эре хуҗалыклардан гына түгел, фермерлардан да ашлыкны тиз һәм өзлексез кабул итү, киптерү, чистарту һәм әзерләү механизмын тәэмин итәргә кирәк.

"Беренчел бурыч  – икмәк пешерү өчен азык-төлек ашлыгы әзерләү. Бигрәк тә узган ел аз булган азык-төлек арышын әзерләүгә игътибар итүегезне сорыйм", - дип ассызыклады    Марат Җәббаров.

 Республика икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларының матди-техник базасының әзерлеге турында министрның беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

«Безгә 1,5 млн. гектар мәйданда бөртекле ашлык җыеп аласы бар. Бүгенге көндә кайбер хуҗалыклар  уракка чыктылар  инде,  һава шартларына  карап,   бер-ике атнадан   актив фазага керәчәкбез", - дип билгеләп үтте Наил Залаков.

 Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре республиканың барлык районнарында агросәнәгать комплексының - авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре комбайннарының һәм ындыр табагы җайланмаларының агымдагы ел уңышын җыеп алуга әзерлеген тикшерделәр.

Наил Залаков хәзер күп кенә җитәкчеләрнең  үз предприятиеләренә шактый чыгымнар тотулары  турында  сөйләде һәм Тәтеш элеваторындагы  модернизацияләүнең уңай мисалын билгеләп үтте. Предприятие үсештә,  бигрәк тә ашлыкны   су юлы  белән җибәрү кызыксыну  уята – бу  ашлыкны   экспортка чыгаруның иң нәтиҗәле юлларның берсе.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитештерүне модернизацияләү өчен булган дәүләт ярдәме инструментлары турында сөйләде. Мәсәлән, 10% күләмендәге ташламаларны - авыл хуҗалыгы өчен Россия техникасы,  азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен Россия җайланмалары  сатып алуга алырга мөмкин. Моннан тыш, Росагролизинг аша техника сатып алганда да 10% күләмендә ташлама бар. Ярдәм чаралары буенча тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 бердәм телефон номеры буенча алырга мөмкин.

Чара ахырында Марат Җәббаров барлык милекчеләргә һәм предприятие җитәкчеләренә барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән ашлыкны тиз арада алып  эшкәртү  мөмкинлекләрен булдыруны  сорап мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International