Марат Җәббаров: Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы вәзгыяте уңай якка үзгәрсен өчен без барысын да эшлибез

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Кама Тамагы районында булды. Авыл хуҗалыгы оешмаларының азык җыюга әзерлеген карау өченче филиалдан башланды. Бортаслылар булган техниканы күрсәттеләр, механизаторларның башкарган эш бәяләре һәм күләме күрсәтелгән паспортлары белән таныштырдылар. Шундый ук тикшерү Татагролизингның барлык бүлекчәләрендә, “Олы Кариле” АҖендә узды. Министр Айрат Ялалетдиновның йөзем бакчасында, «Кече Мәрәтхуҗа» авыл хуҗалыгы кооперативында, Сөйки сөт комплексында булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Министрлыкның Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарына игътибарның нык юнәлтелүен билгеләп үтте. “Җитәкчелек белән, аерым алганда, «Татагролизинг» АҖ директоры Азат Җиһаншин белән тыгыз элемтәдә эшлибез, бу ике район безнең тарафтан күрсәтелгән ярдәмне алып кына калмыйча, аны тулысынча куллансын һәм аның нәтиҗәсе булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз. Быелгы яз аграрийлар өчен бик уңайлы. Агротехник чараларның бөтен спектрын башкарырга өлгерүчеләр, һичшиксез, отачак. Майның мул яңгырлары аркасында без көзге культураларның ничек күтәрелүен күрәбез, язгы шытымнар да куандыра”, - дип сөйләде  Марат Җәббаров.

Районның перспективасын аңлатып, министр болай диде: “Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы вәзгыяте уңай якка үзгәрсен өчен без барысын да эшлибез. Авыл халкы дәүләт ярдәме рәвешендә зур ярдәм ала. Ел катлаулы башланып китүгә дә карамастан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгына ярдәм итүгә юнәлдерелгән бер программаны да туктатмады. Болар - минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, сөт буенча өстәмә финанслау программалары. Кама Тамагы районында алар барысы да да эшли. Гомумән алганда, чәчү кампаниясе барышында республика авыл хуҗалыгына өстәмә рәвештә 5 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Һава торышы да, дәүләт ярдәме дә яхшы нәтиҗә бирер һәм Кама Тамагы районнар рейтингында күтәрелер, ә иң мөһиме-кешеләрнең ышанычын һәм авыл хуҗалыгы тармагының абруен кире кайтарыр, дип өметләнәсе килә”.    

Көннең икенче яртысында Марат Җәббаров җәен балыгын үрчетү буенча төзелә торган заводны карады, «Кече Мәрәтхуҗа» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы мәйданчыгында булды, анда күптән түгел 100 баш мөгезле эре терлек өчен яңа терлекчелек бинасы файдалануга тапшырылды. Сәфәр «Нармонка» ҖЧҖенең икенче филиалында тәмамланды, анда министр эре мөгезле терлекләрне симертү бүлегенең эшен һәм терлек азыгы әзерләү техникасының эшкә әзерлеген бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International