Татарстанда язгы чәчү 1520 мең га мәйданда, ягъни фараздан 85% башкарылган

2020 елның 16 мае, шимбә

Татарстан Республикасында урнашкан уңай һава торышы кыр эшләрен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк башкарырга ярдәм итте, чәчүне көн саен 100 мең гектарга кадәр җиткереп булды. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткереде.  

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Республика кырларында барлык мәйданның (1,8 млн.га) 1520 мең гектары чәчелгән, бу фараздан 85% тәшкил итә, шулардан бөртеклеләр – 94% (978 мең га); майлы культуралар – 72% (205 мең га); шикәр чөгендере – 99% (49 мең га); кукуруз – 64% (118 мең га); азык культуралары – 82% (210 мең га).

Министр әйтүенчә, Зәй районы чәчү кампаниясен тулсынча тәмамлаган. Шулай ук шушы көннәрдә Нурлат, Тәтеш, Тукай, Буа районнары да төгәлләргә торалар. 

Марат Җәббаров әлегә төньяк районнарда эш күләмнәре шактый күп булуын билгеләп үтте, чөнки алар чәчүгә соңрак чыкты, әмма эшләрнең югары дәрәҗәдә оештырылыуы чәчүне кыска срокларда төгәлләргә мөмкинлек бирәчәк, диде ул.  

Министр фикеренчә, кайбер районнарда эшнең сүлпән баруы техник мөмкинлекләргә һәм оештырылуына бәйле. Әгәр Әтнә, Тукай, Балтач, Кукмара, САба районнары үз мөкинлекләреннән югары дәрәҗәдә файдаланса, ә узган атнада Азнакай, Әгерҗе, Лаеш, Югары Ослан, Баулы, Бөгелмә районнары - ул кадәр үк нәтиҗәле түгел.    

«Бу җитди җитешсезлек, булган техникадан тиешенчә файдалануны оештыралмау, - диде Марат Җәббаров. – Эшнең шулаөй түбән дәрәҗәдә оештыру чәчүне тәмамлау сроклары буенча гына түгел, ә азык әзерләү сроклары буенча да соңга калуга китерә, нәтиҗәдә, бу уңыш сыйфатында да чагылачак. Һәр соңга калган көн уңышны гектардан 1 центнерга киметә, ә азыкның сыйфатын югалта».

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, эшне оештыру һәм хезмәткәрләрне мотивацияләү чәчү темпларына тәэсир итә, дип билгеләп үтте. Мәс., Теләче районында өч эш көне йомгаклары буенча 53 механизатор акчалата премияләр алганнар да инде (1 урын – 3000 сум, 2 урын – 2000, 3 урын – 1000 рублей). Тырмалауда һәм минераль ашламалар кертүдә катнашучылар да игътибарсыз калмаган. Азнакай районында смена нормасын үтәүчеләр шулай ук бүләкләнгәннәр (160 мең сумга 180 сертификат планлаштырылган).  

Атна саен Алексеевск, Апас, Арча, Зеленодольск, Кукмара, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Сарман, Тукай районнары механизаторлары премияләр белән бүләкләнә. 

Күп районнарда чәчү йомгаклары буенча бүләкләү планлаштырыла. Зәй районында, мәс., “Чәчү батыры” автомобиль (Лада Гранта) алачак, иң яхшы хуҗалык - 100 мең сум акча, сумма предприятие хезмәткәрәре арасында бүленәчәк. Нәтиҗәдә, Зәй районы язгы кыр эшләре һәм уңыш җыю буенча иң алдынгылардан.    

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, быел чәчү мәйданнары структурасында үзгәрешләр бар. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим буенча шикәр чөгендере мәйданы  24%ка киметелде – 50 мең гектарга кадәр калды (2019 елда – 64,6 мең га). «Узган еллардагы кебек үк, үзебезне тәэмин итеп, пкалган шикәрне Россия базарына чыгаруны планлаштырабыз», - диде ул.

Майлы культуралар буенча рапс 25 мең га арта, көнбагыш мәйданы 5 мең гектарга кими. Министр әйтүенчә, рапс базар культурасы булып тора һәм барлык авыл хуҗалыгы культураларыннан алда бара.   

«Хәзер – иң беренче чиратта, көзге культуралар өчен, уңыш булдыру вакыты. Быел алар соңгы еллар белән чагыштырганда сакланышы һәм потенциалы буенча иң яхшы. Әмма мул уңыш алу өчен алар тиешенчә карауны таләп итә», - дип, билгеләп үтте нотыкчы. 

Туфракта булган дымны саклап калу өчен ул аграрийларга иген тишелеп чыкканнан соң тырмаларга тәкъдим итте, бу – коры дымлату. «Ысул шактый арзан, әмма нәтиҗәле», - диде Марат Җәббаров.

Гомумән, республикада чәчү эшләре төгәлләнеп килә, чәчүлекләрне карау белән бергә техниканы азык әзерләүгә көйләүне дә активлаштырырга кирәк, дип искәртте министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International