Татарстан аграрийлары майда азлап сату бәясеннән 30%ка түбәнрәк бәядән ягулык алачаклар

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Аграрийлар өчен майда ягулык бәясе төште һәм аның тоннасы 39 950 сум булачак. Апрель аенда ташламалы бәя 41 200 сум иде

Ягулык белән тәэмин итүгә килешү «Татнефть» ГАҖ (ПАО) белән төзелде. Аграрчылар өчен бер тонна ягулык бәясе майда 39 950 сум булачак, бу күпләп сатып алу бәясеннән 13%ка арзанрак (бер тоннага 46 000 сум). Бу бәя узган елга караганда да түбәнрәк. 2019 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ягулык яз башында тоннасы 42 800 сумнан кайтарылган иде, икенче яртыеллыкта – тоннасы 44 625 сумнан.

Литрларга күчереп санаганда, 0,82 коэффициенты белән аграрчылар өчен дизель ягулыгы бәясе 32,7 сум чамасы була, бу АЗСлардагы өлешләп сату бәясеннән (литры 46,5 сум) 30 %ка арзанрак һәм бу язгы кыр эшләрен башкарганда зур ярдәм булачак. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ягулык дизель ягулыклары өчен ЕВРО-5 европа стандартына тәңгәл булачак.

Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә заводтан 14 мең тонна ягулык җибәрелгән. Быел барысы Татарстан аграрийлары 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачаклар. Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле аграрийлардан заявкалар һәм шартнамәләр төзү электрон рәвештә racin.ru сайтында башкарыла.

Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм телефон номеры: 8(800)444-16-70 буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International