Аксубай районыннан эш башлаучы фермер Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз фермасын ачты

26 март 2020 ел., пәнҗешәмбе

“Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” илкүләм проекты кысаларында Татарстанның эш башлаучы фермерлары үз эшләрен ачу өчене Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агростартап» программасы буенча 6 млн. сумга кадәр грант алырга мөмкин. Заявкалар 31 мартка кадәр кабул ителә.

Бүген һәр районда үз эшләрен ачып, уңышлы эшләүче кешеләр бар. шундыйларның берсе – Аксубай районының Иске Кирәмәт авылыннан Григорий Маланчев. 2017 елда ул “Эш башлаучы фермер” республика программасы буенча 3 млн. сум күләмендә сөт терлекчелеге өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды.

Григорий Маланчев фермер эше белән шөгыльләнергә ният иткәндә, аның теоретик белем базасы һәм практикасы бар иде инде. «Мин Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамладым. Уку барышында авыл хуҗалыгы техникасын һәм җир эшләренең нигезләрен өйрәндем. Аннары, укуымны дәвам итеп һәм Казанда бер-ике ел эшләп, туган авылыма кайттым. Кече яшьтән үк мин әти-әнигә хуҗалыкта булыша, терлекләр караша идем», – дип сөйли эш башлаучы фермер.

Фермерның бизнесы ныклы рәвештә алга бара. Дүрт ел эчендә ул районда ышынычлы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе булып җитеште. Грант акчаларына нәселле сыерлар, азык әзерләү техникасы, тирес чыгару өчен транспортер һәм башка җайланмалар сатып ала.

Хәзер аның фермасында 76 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуннан 40 баш – савым сыерлары. Григорий Маланчевның 300 гектардан артык җире бар. Аларда ул бөртекле культуралар: солы, арпа һәм күпьеллык үләннәр үстерә. Җәйге чорда фермер сенаж әзерләүне планлаштыра. Савымны арттыру өчен тагын нәселле сыерлар алырга тели.

«Авылда авыл хуҗалыгы бизнесын алып бару җиңел түгел, әлбәттә. Бу бит керем алу гына түгел, ә көндәлек хезмәт һәм үз эшләрең өчен җаваплылык та. Проблемалар да була. Продукциянең үзкыйммәтен мөмкин күбрәк кадәр төшерергә кирәк, шул чакта табыш та сизелерлек булачак. Мин бу юнәлештә эшлим», – дип, үз фикерләре белән бүлеште фермерлык хуҗалыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования