Яз иртә килгән 2008 елда Татарстанда 6 млн. тоннадан артык ашлык җыелган иде: быел 16 район кыр эшләренә кереште инде

2020 елның 20 марты, җомга

Республиканың 16 районы көзге культураларны тукландыруга кереште. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүген бу эшкә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнары игенчеләре керештеләр инде.

2019 елда яз соңрак килгән иде. Игенчеләр көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга 4 апрельдә генә чыктылар. Былтыр шул вакытка көзге культуралар 0,8 мең га мәйданда эшкәртелгән иде, күпьеллык үләннәр – 0,1 мең га. Уңдырышлылык – 30,5 ц/га, тулаем җыем 4471мең тонна булган иде.

Ә менә иртә килгән язга яхшы мисал – ул 2008 ел. Ул чакта республика игенчеләре 28 мартта кыр эшләренә тотынганннар иде. Көзге культуралар 1,3 мең га мәйданда эшкәртелгән иде инде, күпьеллык үләннәр – 0,1 мең га. Уңдырышлылык – 37,2 ц/га, тулаем җыем 6321,4 мең тонна булган иде.

Бүгенге көнгә республикада көзге культуралар 8,5 мең га мәйданда тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 6,9 мең га. Быел көзге культураларны 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак, – күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең га мәйданда.

Республика кырларында шулай ук орлыкларны инкрустацияләү эше актив алып барыла. Бу эшкә беренчеләрдән булып Зәй, Кайбыч, Нурлат, Сарман, Тәтеш һәм Ютазы районнары кереште. Бүгенгә бу 3,5 мең тонна башкарылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджеттан ярдәм алырга мөмкин. Бу акчаларны бер гектар чәчүлеккә кимендә 35 кг минераль ашламалар туплаган хуҗалыклар алырга мөмкин.

Быел бер гектар чәчүлек мәйданына 70 кг-нан артык туклыклы матдә кертү бурычы куелды. Шуңа күрә түбәнрәк күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк. Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыруда төп нигез булып тора. Ашламалар, уңышны гына арттырып калмыйча, үсемлекләрнең сыйфатын да арттыралар: аларда шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләмнәре арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау һәм кертү эше җитәрлек күләмдә алып барылмый торган районнарга моңа игътибарны арттырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International