Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов Ютазы муниципаль районында яңа сыер абзарлары һәм катнаш азык цехын ачуда катнашты.
Эш сәфәре «Вафауллин Ансель» КФХсыннан башланды. Биредә 250 башка исәпләнгән яңа терлекчелек комплексын ачканнар, ул “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча узган ел ачылган. Моннан тыш, КФХда 2 силос-сенаж траншеясы төзелгән, алар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 900 мең сум бирелгән.
Аннары “Уңыш” ҖЧҖендә 200 башка яңа сыер абзары төзелгән, ул шулай ук 2019 елда «140тан 390 башка кадәр исәпләнгән яңа сыер абзарларын төзү” пилот программасында катнашкан. Татарстан Республикасы бюджетыннан “Уңыш” ҖЧҖенә чыгымнар өлешен каплауга 9 млн бирелгән.
«АгроМир» ҖЧҖендә заманча катнаш азык әзерләү цехын ачу тантанасында компьютерлаштырылган программа линиясенең эше белән таныштылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече шулай ук бозаулар урынын карап чыкты, анда яшь индивидуаль ашату гамәлгә кертелгән. Биредә шулай ук ындыр табагына 5 млн сумлык капиталь ремонт ясалга, шул исәптән 1,5 млн сум дәүләт ярдәме алынган.
Сәфәр азагында Байрак авыл Мәдәният йортында узган семинар-киңәшмәдә Ришат Зарипов аграрийларга үсемлекчелек белән генә түгел, ә терлекчелек белән дә шөгыльләнергә кирәклеген ассызыклады. Шулай ук ул катнашучыларга токымлы терлек алу өчен субсидияләр алу тәртибе турындагы чараларны аңлатты.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов Ютазы районы аграрийларының 2019 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясады һәм 2020 елга стратегик бурычларны игълан итте: техника паркын яңарту һәм терлекчелектә алдынгы технологияләр кертү.
Шуны әйтергә кирәк, 2020 елга капиталь ремонтлау һәм төзелеш программасына Ютазы районында 7 объект кертелде. Төзелеш эшләренең гомуми күләме 22,8 млн сум тәшкил итә, шул исәптән чыгымнарның 30%ын каплауга 6,85 млн сум каралган.