2019 елда туклыклы катнаш азык җитештерү үзәкләрен гамәлгә кертү буенча нәтиҗәле эш башкарылды. Бу үакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 12 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегиясе барышында хәбәр итте.
Кукмара районының “Вахитов ис.” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында 1 ай буена азык үзәгеннән файдалану 4 млн сумнан артык икътисадый отышлы нәтиҗә бирде. Савым 11%ка артты. Шулай ук азык бәясен дә янга калдырып булды. Азык әзерләү үзәге 10 ай эчендә, сөт сату хакы 29 сумга җитеп, үзен аклады.
Катнаш азык куллану терлекчелекне үстерергә дә ярдәм итә, авыл халкына азык әзерләү эшен җиңеләйтеп, шәхси хуҗалыкларга да аның ярдәме зур. Мәсәлән, Кукмара районында «Монокорм» АХККында шәхси хуҗалыклар тотучы кооператив әгъзаларын тәэмин итү өчен грант ярдәме белән моноазык булдырылды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым тәүлеккә тагын 10 литрга кадәр артты. Сөттән керем 1,5 тапкыр артты. Кооператив үз әгъзаларыннан сөтне килограммын 1 сум 30 тиенгә кыйммәткәрәк ала. Ә моноазык бәясе кооператив эчендә 6 сум/кг тора.
Шундый азык үзәгеннән файдалануның нәтиҗәлелеген Мамадыш районының «Продпрограмма» хуҗалыгы да раслады. Биредә тәүлеккә 146 тн сөт савалар. Моннан тыш, «Продпрограмма» азыкны республиканың тагын башка 5 районына да сата. 2020 елда Саба районында 10 мең баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән зур проектны гамәлгә кертү планлаштырыла.
Моннан тыш, быел терлекләр белән идарә итүне һәм аларны тукландыруны цифрлаштыру да үсеш ноктасы булачак. Мондый яңалыкларның уңай үрнәген Әтнә районының “Уңыш” агрофирмасы да күрсәтә. Биредә продуктивлык 40%ка артты, ә өстәмә табыш 8 млн. сум булды.