13 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казань Экспо күргәзмә үзәгендә Агросәнәгать форумы кысаларында “Авыл хуҗалыгы җитештерүенең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру” тамасына түгәрәк өстәл уздырды.
Кереш сүз белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Ул Татарстанда ирешелгән күрсәткечләр белән таныштырып узды. Республикада авыл хуҗалыгы җирләренең 2,4%ында 4,2% авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә. 2019 елда республика авыл хуҗалыгының гомуми продукциясе 250,9 млрд сумлык булган. Татарстан Республикасындагы 448 авыл хуҗалыгы оешмасының 418е - табышлы.
Ришат Хәбипов әйтүенчә, узган 4,52 млн тн ашлык җыелган, 2,8 млн тн шикәр чөгендере, 1,21 млн тн бәрәңге һәм 343,9 мең тн яшелчә җитештерелгән. Ул шулай ук терлекчелек тармагының 2019 елгы эшенә йомгакларга да тукталды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары техниканың 2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсе турында әйтеп узды. Язгы чәчүне уздыру өчен чыгымнарга килгәндә, 25 млрд сумнаан артык чыгым таләп ителә, болар: минераль ашлама, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр, орлык һәм башкаларга тотылачак.
Ул шулай ук Татарстан АПКында гамәлгә ашырыла торган эре инвестиция проектларын атады, алар арасында сөтчелек комплекслары (11,4 млрд сум), Казан сөт комбинаты ( 4,7 млрд сум) һәм «Чаллы-Бройлер» (3,5 млрд сум).
Чарада шулай ук КДАУ югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре докторы, профессор Фәрит Мөхәммәтлиев һәм «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан филиалы директоры урынбасары Лилия Әхмәтова катнаштылар. Чарада цифрлы технологияләрне кертү, хезмәт процессларын нормалаштыру һәм хезмәт хакын түләү системасын камилләштерү, республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм чаралары, төгәл игенчелек нәтиҗәлелеге һәм предприятиеләрдә энергия ресурсларын куллану нәтиҗәлелеге мәсьәләләре каралды.