Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләренең иң чик мәйданнарын билгеләү мәсьәләләрен карадылар

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Файдалануга тапшырыла  торган авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрнең иң чик  минималь мәйданнарын  билгеләү турында  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановның   йөкләмәсен һәм  КФХларга   үз эшчәнлекләрен  башкару  өчен   авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрне  түләүсез  файдалануга   бирү  турында  Татарстан  Республикасы Премьер-министры   А.В.Песошинның  йөкләмәсен   үтәү  максатларында    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   бүген    авыл   киңәшмә  уздырды. Аны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов үткәрде,  киңәшмәдә  шулай  ук    Татарстан  Республикасы юстиция  министры  урынбасары   Айнур Галимов, Татарстан  Республикасы  Президенты   Аппараты,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты,    Татарстан  Республикасы Җир һәм мөлкәт министрлыгы,  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты «Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләр  Советы» ассоциациясе  вәкилләре катнашты. 

Россия  Федерациясе  Җир кодексының 39.10 статьясы  6 пунктының 6 пунктчасы  нигезендә  Россия  Федерациясе  субъекты  законы  белән  билгеләнгән  муниципаль берәмлекләрдә  гражданга   индивидуаль  торак  төзү, шәхси  ярдәмче хуҗалык алып бару яисә крестьян (фермер) хуҗалыгы  эшчәнлеген башкару  өчен   җир  иң күбе  алты  елга  бирелә.    Бүлеп бирелә  торган  җир  кишәрлегенең  мәйданы  Россия  Федерациясе  субъекты  күләмендә  билгеләнә. 

Әмма бүгенге  көнгә  түләүсез файдалануга  бирелергә  мөмкин булган      җир  кишәрлегенең    минималь һәм максималь  күләме  һәм  түләүсез  файдалануга  бирү  мөмкинлеге үзе  дә  Татарстан  Республикасы Җир кодексында  билгеләнмәгән.  

Барлык  тәкъдимнәрне гомумиләштерү  нәтиҗәләре  буенча Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  әлеге  мәсьәлә  буенча  Татарстан  Республикасы Җир кодексына  үзгәрешләр кертү  турында  закон  әзерләү  зарурлыгы  турында  карар кабул ителде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International