Татарстан аграрийлары 2019 елда илкүләм проект буенча 410 млн сумнан артык дәүләт ярдәме алдылар

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм  проектын гамәлгә ашыру   кысаларында  2019 елда      төрле  рәвештә  410 млн сумнан  артык  дәүләт  ярдәме  алдылар.  

Республикада  илкүләм  проект буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  ярдәм итү крестьян  (фермер) хуҗалыкларына   "Агростартап" грантларын,  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын үстерүгә    субсидияләр бирү һәм    мөлкәт, техника,  терлекләр сатып алуга  чыгымнарның  50%ына кадәр каплау     аша  алып  барыла.

"Агростартап" программасы  буенча   2019 елда    2 млн сумнан  4 млн сумга  кадәр  грантларны   103 кеше  алды,  аларның  гомуми суммасы    312,7 млн сум  тәшкил  итә,  ә  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын үстерүгә  субсидияләр  бирү  программасы  буенча    29 кооператив субсидия   алды, аларның  гомуми  суммасы   98,9 млн сум  тәшкил итә. 

  

“Министрлык  авылда  кече  һәм урта  бизнесны  үстерүгә зур  игътибар  бирә.  Бүген  һәр районда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  үз эшен  ачкан кешеләр  бар.  аларның  күпчелеге үзләре өчен акча эшләп  кенә калмыйча,  башкаларга  да  булышырга әзер.   Алар көче белән кооперативлар  эшли башлады”, - дип билгеләп  үтте  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Ришат Хәбипов.    

Республикада  бүгенге  көндә       280 кооператив  эшли,  аларның   55е  2019 елда  оешты.         Соңгы  ике  елда   кооперативларның  кереме 2  мәртәбә  артты, кооператив әгъзаларының  саны  - 8 мәртәбә.  

 Шуны искәртеп  узабыз, "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси  эшкуарлык  инициативасына  ярдәм  итү" илкүләм  проекты   Россия  Федерациясе  Икътисадны  үстерү  министрлыгы тарафыннан   2024 елга  кадәр чорга  эшләнде.     Аның   структурасы биш    федераль  проектны  үз эченә ала  - эшкуарлык  эшчәнлеген  алып  бару  шартларын  яхшырту,  кече һәм урта эшкуарлык (МСП) субъектларының финанс  ресурсларыннан,   шул  исәптән  ташламалы  финаслаудан файдалану мөмкинлеген  киңәйтү,  кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү, фермерларга  ярдәм  итү һәм авыл кооперациясен үстерү системасын  булдыру, эшкуарлыкны    популярлаштыру. 2024 елга  кадәр  илкүләм  проектны  гамәлгә   481,5 млрд сум  акча  бүлеп  биреләчәк. 

Илкүләм проектлар  турында  барлык  мәгълүмат - “Россиянең  киләчәге. Илкүләм проектлар” порталында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International