Татарстанда авылда яшәүче аналарга түләү гаиләдә өченче балалар тууны арттырды

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Авылда  яшәүче  аналарга бирелүче  федераль һәм  республика  социаль ярдәм  чаралары  Татарстанда  2019 ел  йомгаклары  буенча  беренче  балалар тууны саклап калырга  һәм  гаиләдә  өченче  балалар туу күрсәткеченең артуына    ярдәм  итте.    Бу  хакта     Татарстан  Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм  социаль яклау  министры   Эльмира Зарипова  ведомствоның  йомгаклау  коллегиясендә  хәбәр итте.  Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Марсель Мәхмүтов катнашты.

Коллегиядә, гаиләдә беренче  балаларның  тууы  39% дәрәҗәсендә  сакланып калды, ә өченче һәм аннан  соңгы  балаларның  туу  күрсәткече  2018 елдагы   19,6%тан  21,6%ка кадәр  күтәрелде,  дип әйттеләр.    

 «Беренче балаларның  тууын  саклап калу  һәм өченче  балаларның  артуы    — балалы  гаиләләргә  ярдәм  итү  чараларын,  шул  исәптән  „Балалар тугач гаиләгә финанс  ярдәме” федераль проекты  кысаларында,  гамәлгә ашыру һәм авылда  яшәүче  аналарга  республика бюджетыннан  түләүләрне кертү   нәтиҗәсе», — диде   Эльмира Зарипова.

2019 елда  авылда  яшәүче  2487 хатын-кыз республика бюджетыннан  бер мәртәбәле  түләүләр алдылар.   Бу  түләүләрне 25 яшькә  кадәрге  аналар беренче  балалары  тугач алды, шулай  ук  29 яшькә  кадәрге аналар  - өченче  балалары  тугач.      2018 елдан  беренче  балалары  туган   яисә  уллыкка беренче  бала  алган  гаиләләргә  айлык  федераль түләү кертелде,  мондый  түләү  җан башына  керем  хезмәткә  сәләтле  халыкның  яшәү  минимумы күләменнән  1,5 тапкырдан  артмаган  гаиләләргә  бала  яшь  ярымга   җиткәнче  бирелде.    Республикада  мондый  түләүне алучылар  саны       2018 елдан  башлап    13780 кеше  булды. 

 2020 елдан  башлап программа  шартлары  үзгәрде,  нәтиҗәдә,  түләүләр  алучылар  саны артачак.  Хәзер   9 мең 373 сум күләмендәге  түләү    керемнәре  хезмәткә  сәләтле  халыкның  яшәү  минимумы   күләменнән  2  тапкырдан  артыграк  булмаган  (өч кешелек  гаиләгә керем 60 мең 510 сум)   гаиләләргә  бала  өч яшькә  җиткәнче  биреләчәк.   Авылда  яшәүче гаиләләр  дә  бу  түләүне алачаклар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International