Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы финанслашу программасы буенча эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бакчачылык ширкәтләреннән заявкалар җыя башлады

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Республикада  менә  берничә  ел  инде  бакчачылык  ширкәтләренең эчке  инженерлык инфраструктурасы объектларын  ремонтлау  чыгымнарын  финанслашу  программасы  эшләп  килә.   Коммерциягә карамаган  бакчачылык  һәм  яшелчәчелек    ширкәтләренә  алар территориясендә   эчке  инженерлык инфраструктурасы объектларын  ремонтлауга  бәйле  чыгымнар  өлешен  каплауга  Татарстан  Республикасы  бюджетыннан  субсидияләр  бирү  юлы  белән  дәүләт ярдәме  күрсәтү  өчен  документлар  исемлеге    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының   2018 елның  20 декабрендәге  1185 номерлы  карары  белән  билгеләнде (ТРМКның  07.09.2019 № 798 карары  редакциясендә).  

2019 елда  республика  бюджетыннан   коммерциягә карамаган  бакчачылык  һәм  яшелчәчелек  ширкәтләрнең  эчке  инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауны финанслашуга 1:2 нисбәтендә 83,6 млн сум акча бүлеп  бирелде.   Бакчачыларның  32,8 км су  торбалары,  19,4 км  эчке юллар,   80,4 км электр  линияләре ремонтланды,     шулай  ук    4 трансформатор сатып алынды. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  2020 елда  шундый  эшләрне башкаруга  документация  җыю  эше  башланды. Эчке  инженерлык инфраструктурасы объектларын  ремонтлау  чыгымнарын  финанслашу  программасында  катнашырга  теләүче  коммерциягә карамаган  бакчачылык  һәм  яшелчәчелек    ширкәтләре Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының җир  һәм мөлкәт  мөнәсәбәтләре  бүлегенә  түбәндәге  адрес  буенча  мөрәҗәгать итә  алалар:  Казан шәһәре,  Федосеев ур.,  36 йорт, 313 каб., тел. 292-27-73.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International