Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатып алучыларны яңа ел алды концерт программасы һәм бәйрәм өстәленә натураль продуктлар белән каршы алдылар

2019 елның 21 декабре, шимбә

Бүген  Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде.        

Урамда  салкын  булуга  да   карамастан,  иртәнге сәгать 6дан ярминкә  мәйданчыкларында  сәүдә   гөрләп  эшли  иде  инде.    Сатып  алучылар     ит, балык, сөт, май,  казылыклар, сыр,  йомырка, бәрәңге,  яшелчәләр, җиләк-җимеш, шикәр, он  сатып  алалар  –болар  барысы  да  үзебездә җитештерелгән һәм ярминкәләрдә  алар арзанрак бәяләрдән сатыла.  Фермерлар да  үзләре  җитештергән  продукциянең  сатылуна  сөенәләр.

Сатып  алучылар әйтүенчә, ярминкәләр  экологик  чиста  фермер продукциясен сатып  алу  өчен  менә  дигән  мөмкинлек, тагын  артистлар катнашындагы  һәркемнең  күңеленә  хуш килерлек   концерт программасы ярминкәгә  чын  бәйрәм  төсен  өсти, һәр сатып  алучыга  булган  игътибар һәм  дустанә  мөнәсәбәт  сатып  алучыларның   күңелләрен  күтәрә.    

 Ярминкә мәйданчыкларын       Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры урынбасарлары,     муниципаль районнар  башлыклары һәм  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  тикшереп  чыктылар. Шәһәр халкы  үзләренә  кирәк  продукцияне  ярминкә мәйданчыкларында  ук  хәбәр  итә  алалар.  Моның  өчен  стендларда  махсус әрҗәләр   куелган яисә  “Кайнар линия”гә шалтыратып  та  әйтергә  мөмкин. «Кайнар линия» телефоннары: (843) 221-76-23, 221-76-24 аша шулай  ук  ярминкәләр  уза  торган  мәйданчыкларның  адресларын,  продукция ассортиментын  белешергә,   теләкләр  һәм искәрмәләр  калдырырга  мөмкин.

Ярминкәләрне  оештыру, әлбәттә, бик мәшәкатьле  эш.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  аларны  уздыруга  зур  җаваплылык  белән  карыйлар һәм,  аларның  социаль әһәмияткә  ия  булуын  истә тотып,  бу  эш,  һичшиксез,  алга  таба  да  дәвам  итәчәк.  

Алдагы  шимбә  көнне  дә  сатып  алучыларны авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!   Бу  елда  алар  соңгы  мәртәбә  үткәрелә. 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International