Апас районында «Техниканы 2020 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына республика инженерлык конференциясе узды

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

18 декабрьдә Апас  районында «Техниканы  2020  елгы  кыр  эшләренә әзерләү» темасына    республика  инженерлык  конференциясе  узды, аның  эшендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов катнашты.    

 Чарада  Татарстан  Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм  социаль яклау  министрлыгының дәүләт хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Алла Курзенева, «Ак Барс» МТК” ҖЧҖ генераль  директоры  Александр Алексеев, «Красный Восток Агро» ААҖ генераль директоры  Владимир Панков, Балтач  районы  авыл  хуҗалыгы  идарәсенең механикалаштыру  буенча  консультанты  Ришат Нуриев, Дәүләт техника күзәтчелегенең  Татарстан  Республикасы идарәсе  башлыгы   Радик Зыятдинов, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры   Азат Җиһаншин, районнарның  авыл  хуҗалыгы  идарәләренең механикалаштыру  буенча  җитештерү-маркетинг бүлекләре башлыклары  һәм    консультантлары,    республика агрохолдингларының һәм эре  хуҗалыкларының җитәкчеләре һәм баш    инженерлары,   «Кама  механикасы» МТҮ (МТЦ),  «Кориб» ҖЧҖ,   «Транзит-ойл» ҖЧҖ  вәкилләре  һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белгечләре  катнашты.  

Катнашучылар  өчен  Мәдәният  йортында       «Татагролизинг» АҖ,  «Агротехпласт» ҖЧҖ,   «Кама  механикасы» МТҮ,    «Кориб» ҖЧҖ,   «Агромастер» ПК ҖЧҖ,  «Альма» ҖЧҖ,   «Финпром» ҖЧҖ,  «Технопартнер» ҖЧҖ,   «ДаМилк» ҖЧҖ, «Техснаб-Ульяновск», «Татагрохимсервис»,    «Сельхозснаб» ҖЧҖ,   «Пружинный проект» ҖЧҖ,   «Хараша» ҖЧҖ,   «Сабагро» ҖЧҖ, «Тарос» МК,   «Проминтел-агро» ҖЧҖ, «Восток-сервис» ҖЧҖ,  «Иминлоек, экология» ҖЧҖ тарафыннан авыл  хуҗалыгы  техникасы  күргәзмәсе  оештырылган  иде.    Биредә  теләүчеләрнең  һәркайсы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  яңалыклары  белән  таныша  алдылар.   

Утырышның  пленар  өлешен  Апас районы  Башкарма комитеты  җитәкчесе    Алмаз Гибадуллин ачты.

Аннары  “Техниканы  2020 елгы  кыр эшләренә әзерләү. 2020 елда техника паркын  яңарту  программасы”  темасына  нотык  белән  министр     урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов чыгыш  ясады.  

«АПКның инженерлык  корпусы АПК – үсемлекчелектә,  терлекчелектә һәм авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртүдә югары  хезмәт  җитештерүчәнлеген  тәэмин итү ул, бу  хезмәткәрләргә тиешле  хезмәт хакын  түләргә һәм предприятиедә  тулаем  уңай  икътисадны  тәэмин  итәргә  ярдәм  итә.   ел  дәвамында  республика  территориясендә  техника паркы  яңартылып  барды.  Авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  60х40 схемасы  буенча  субсидияләүнең «Техник  һәм   технологик  модернизацияләү»  программасында,   «Росагролизинг» ОТП” программасы  буенча  ташламалы  лизингта һәм  «1432» федераль программасында  актив  катнаштылар.   «Росагролизинг» ОТП”    программасы  буенча  815,6 млн сумлык  302 бер.  техника алынды.    «1432» федераль  программасы  буенча     15% ташлама карала.  Әлеге    программа  кысаларында    689 бер.  техника  сатып  алынды.   «60Х40» программасы  буенча  бюджет ярдәме  белән  4 млрд сумга  1,9 бер.  техника  һәм җайланма субсидияләнде,    лизинг   700 млн сум  тәшкил  итте» - дип  сөйләде   Тәлгать  Таһирҗанов.

Конференция  барышында  авыл  хуҗалыгында  җитештерү травматизмын профилактикалау, хезмәтне  саклау  буенча  кисәтү  чараларын  финанслау мәсьәләләре  дә күтәрелде.

Конференциянең  практик  өлешендә  катнашучылар  «Ак Барс» МТК” ҖЧҖенең  җитештерү  мәйданчыкларында  булдылар,  алар   машина-технология компаниясендә  әзерләнә һәм төзекләндерелә  торган  детальләр, кабат  эшкә  яраклы  хәлгә  китерелгән   частьләр һәм агрегатлар күргәзмәсе  белән  таныштылар.   Алар  шулай  ук   токарьләр  участогын,  авыл  хуҗалыгы  машиналарын ремонтлау  цехларын,   Fendt тракторларын һәм   техниканы  саклау  мәйданчыгын  карап  чыктылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International