Авыл хуҗалыгы ярминкәләре: урамда салкын булуга да карамастан, ярминкә сәүдәләре иртә таңнан башланды

2019 елның 14 декабре, шимбә

Бүген  Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитешгтерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде.     Иртәнге салкын  һава  да  шәһәр халкы  өчен   ярминкәгә бармый  калу  өчен  киртә  булалмады, ярминкәләрдә  сәүдә  итү иртәнге 6да ук   башланды.  Сәүдә  мәйданчыкларында а   ит, балык, сөт, май,  казылыклар, сыр,  йомырка, бәрәңге,  яшелчәләр, җиләк-җимеш, шикәр, он  сатып  алырга  мөмкин   – болар  барысы  да  үзебездә җитештерелгән һәм арзанрак бәяләрдән сатыла.  Фермерлар да  үзләре  җитештергән  продукциянең  сатылуна  сөенәләр.

Ярминкә мәйданчыкларын       Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры урынбасарлары,     муниципаль районнар  башлыклары һәм  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  тикшереп  чыктылар. Шәһәр халкы  үзләренә  кирәк  продукцияне  ярминкә мәйданчыкларында  ук  хәбәр  итә  алалар.  Моның  өчен  стендларда  махсус әрҗәләр   куелган яисә  “Кайнар линия”гә шалтыратып  та  әйтергә  мөмкин.          

«Кайнар линия» телефоннары: (843) 221-76-23, 221-76-24 аша шулай  ук  ярминкәләр  уза  торган  мәйданчыкларның  адресларын,  продукция ассортиментын  белешергә,   теләкләр  һәм искәрмәләр  калдырырга  мөмкин.

Шуны  әйтергә  кирәк,  ярминкәләргә  иртә таңнан  килүчеләр, әлбәттә инде,  өлкән буын  кешеләре.   Алар  сәгать 5тән үк  киләләр, көннәр  суытып  та  җибәрде,  шуңа  күрә  мәйданчыкларда  пешкән камыр  ризыклары  белән  кайнар  чәй  әзерләнә,  ә Мәскәү  ярминкәсендә,   гадәттәгечә,  зур  һәм тирән казанда  бик  тәмле  пылау  пешерелә.  

Сатып  алучылар билгеләп  үткәнчә, ярминкәләр  экологик  чиста  фермер продукциясен сатып  алу  өчен  менә  дигән  мөмкинлек, тагын  артистлар катнашындагы  һәркемнең  күңеленә  хуш килерлек   концерт программасы ярминкәгә  чын  бәйрәм  төсен  өсти.  

Ярминкәләрне  оештыру, әлбәттә, бик мәшәкатьле  эш.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  аларны  уздыруга  зур  җаваплылык  белән  карыйлар һәм,  аларның  социаль әһәмияткә  ия  булуын  исәпкә  алып, бу  эш,  һичшиксез,  алга  таба  да  дәвам  итәчәк.  

Алдагы  шимбә  көнне  дә  сатып  алучыларны авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә көтәбез!  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International