Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Гражданнарны бөтенроссия кабул итү көне

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның  12 декабрендә   12.00 сәгатьтән  20.00 сәгатькә  кадәр  Россия  Федерациясе  Президенты    Владимир  Путин йөкләмәсе  нигезендә  Россия  Федерациясе  дәүләт хакимияте һәм җирле  үзидарә  органнарында     Гражданнарны  бөтенроссия  кабул  итү көне   уза.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  компетенциясенә  түбәндәге  мәсьәләләрне хәл итү керә: 

- шәхси  ярдәмче хуҗалык,  крестьян-фермер хуҗалыкларын  булдыру; 

- яшь гаиләләрне торак  белән  тәэмин  итү; 

- авылда  яшь белгечләргә ярдәм  итү; 

- ашамлыкларга  бәяләр  арту; 

- авыл  хуҗалыгы  продукциясен җитештерү, саклау  һәм эшкәртү; 

- авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме  күрсәтү; 

- авыл  хуҗалыгы продукциясен  җитештерүне  матди-техник тәэмин  итү;  

- җир  реформасы, җирдән файдалану, җир арендалау, җир  бәхәсләре,     җир  кишәрлекләренең  статусын  үзгәртү;  

- хезмәт хакын  түләүне  тоткарлау;  

- төрле  республика  программалары  буенча  техника һәм җайланмалар  кайтару;

- авыл  җирлекләрендә  халыкны  су  белән,  авыл  торак  пунктларын  газ  белән  тәэмин  итү;   

- терлекчелек  комплексларына керү  юлларын  төзү;  

- терлекчелекнең  барлык  тармакларын  үстерү,  шул  исәптән  умартачылыкны  һәм балыкчылыкны. 

Алдан  түбәндәге  телефоннар  буенча  язылырга  була:    (843)221-76-66, (843)221-76-79.

Алдан  язылмыйча  да  мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International