Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2019 елның 6 декабре, җомга

Шимбә көнне, 7 декабрьдә,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәүле сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   

 Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен шәһәр халкы,  бигрәк  тә өлкәнрәк  яшьтәгеләр,  бик  көтеп  алалар һәм  бу  ярминкәләр зур  социаль  әһмияткә  ия.     Шуңа  күрә ярминкәләр уздыру  мәсьәләләре  буенча “Кайнар телефон линиясе” ачу  турында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан   карар кабул  ителде. 

Һәр мәйданчыкка  китерелә  торган  продукция  ассортименты төрлечә  була һәм ул  сатып  алучыларның  ихтыяҗын  истә  тотып  булдырыла.   Шәһәр халкы  үзләренә  кирәк  продукцияне  ярминкә мәйданчыкларында  ук  хәбәр  итә  алалар.  Моның  өчен  стендларда  махсус әрҗәләр   куелган яисә  “Кайнар линия”гә шалтыратып  та  әйтергә  мөмкин.          

 «Кайнар линия» телефоннары: (843) 221-76-23, 221-76-24 аша шулай  ук  ярминкәләр  уза  торган  мәйданчыкларның  адресларын,  продукция ассортиментын  белешергә,   теләкләр  һәм искәрмәләр  калдырырга  мөмкин.

Халкының  күпчелеге    өчен  шимбә көнне  ярминкәләргә  йөрү   гаилә  традициясенә  әверелде, ә кайберләре  инде  Яңа  елга  һәм башка  гаилә  бәйрәмнәренә  әзерләнәләр, бәйрәм  өстәленә  күркә, каз, үрдәк  сатып алалар.  

 Авыл  хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыннары белән    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының рәсми сайтында    танышырга мөмкин.

Пенсионерларны  барлык  ярминкә  мәйданчыкларында  кайнар  чәй  һәм  әле  генә  пешкән  камыр  ризыклары  белән  сыйлыйлар,  ә Мәскәү  районында зур  казанда     пылау  пешерелә.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казан ярминкәләренә шәхсән үзләре тикшерергә  чыга. 

 Шуны  әйтергә кирәк,  фермерларның  һәм сатып  алучыларның  эшен  җиңеләйтү  өчен  шулай  ук Электрон  ярминкә  мәйданчыгы     эшли, аның  аша, өйдән чыкмыйча гына, Татарстан  фермерларының  үзләреннән сыйфатлы  продукция сатып   алырга  мөмкин.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International