Татарстан аграрийлары 2,2 мең берәмлек үзйөрешле техника сатып алу планнары турында белдерделәр

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов    «Росагролизинг»  АҖ    генераль  директоры    Павел  Косов белән очрашты.  Очрашу  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров катнашында  узган.    

Очрашу  барышында Росагролизингның  Татарстан  Республикасы предприятиеләре белән  хезмәттәшлеге, ташламалы  лизинг механизмын  кулланып, авыл  хуҗалыгы  техниксы сатып алучы  аграрийларга  ярдәм итүнең  төбәк  чаралары,  шулай  ук  сугару  объектларын  техник җиһазлау  турында  фикер алыштылар.   

«Өч еллык  чорга лизинг техникасына ихтыябны  билгеләү кысаларында  Татарстан  аграрийлары  2,2  мең берәмлек  үзйөрешле техника  сатып алу  планнары  турында  белдерделәр, - дип  сөйләде  эәгәмә  кысаларында  Павел Косов, - без  республиканың  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  үз предприятиеләрен техник җиһазлауда  ярдәм  итәргә әзер».

Шуны  әйтергә кирәк,  элегрәк  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Росагролизинг» компаниясе катнашында  Татарстан авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре өчен  семинар  узган  иде, аның  кысаларында  гамәлдәге  ташламалы  программалар турында  сөйләделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International