Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы электрон ярминкәдә фермер продукциясен сатып алырга чакырга

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып  алучыларга, өйдә утырган  килеш,  Татарстан  фермерларының  үзләреннән  сыйфатлы  продукция сатып  алу  мөмкинлеген  бирә.    Сатып алучы  шулай  ук  продукциягә бәяләрне чагыштыра, уңышлырак  тәкъдимнәр эзли, сатып  алынган  продукция  турында, башка сатып  алучыларга  да  ярдәм  итәрлек, авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесенең абруен күтәрерлек  итеп яисә  башка теләкләр  белән,  үз  фикерен  әйтә  ала.  

Бүгенге  көнгә сайтта  барысы    1296 тәкъдим  һәм 945 җитештерүчедән,  крестьян-фермер хуҗалыкларын һәм шәхси хуҗалыкларны  да  кертеп,   товарлар  урнаштырылган. Болар: барлык  ит төрләре – сыер, дуңгыз, бәрән, куян, тавык, күркә, каз, үрдәк итләре,  шул исәптән   тере балык, сөт  продукциясе, ярмалар,  он, яшелчә, бал, үсентеләр, агач-куак  утыртмалары һәм башкалар.    

Сайт - http://ярмарка16.рф – бик  гади һәм куллану  өчен  җайлы, сатып  алучыларга  теркәлү таләп  ителми, ә авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре өчен теркәлү  бушлай.    Товарлар   категорияләр буенча  бүленгән, бу  кирәкле  продукцияне эзләүне җиңеләйтә. 

Фермерлар  үзләре    «Электрон ярминкә» проекты  ярдәмендә  сәүдә мәйданчыкларын  арендалау  чыгымнарын, сатып алучыларга  хезмәт хакын һәм башка шундыйрак  чыгымнарны    янга  калдыра  алалар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International