Район хәбәрләре: Менделеевск районында ярминкәләрдә аеруча ит һәм сөткә ихтыяҗ зур

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Казанда  һәм республиканың  зур шәһәрләрендә  генә  түгел,  ә  кечкенә шәһәрләрендә һәм район  үзәкләрендә  дә  авыл  хуҗалыгы ярминкәләре  уза.    Менделеевск   районында  да  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренең  кызган  чагы.  

14 сентябрьдән Менделеевск шәһәрендә е, на площади возле РДК «Юность» Мәдәният  йорты  янындагы  мәйданда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  райондагы  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  тарафыннан  атна саен авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  оештырыла, аларда  теләк  белдергән  барлык  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре катнаша, болар: шәхси  хуҗалыклардан,   крестьян- фермер хуҗалыкларыннан  һәм  авыл  хуҗалыгы  оешмаларыннан.  Шундый  ярминкәләрне оештыруның  максаты:   шәһәр  халкын  авыл  хуҗалыгы  продуктлары  белән  тәэмин  итү һәм авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә,  шул  исәптән  шәхси хуҗалыклар  алып баручыларга    үз  продукцияләрен сатуда  ярдәм  итү.  

Узган  атнада  шимбә ярминкәсендә   16 авыл  хуҗалыгы продукциясе  җитештерүче  катнашты.   Шәһәр халкы  сыер,  дуңгыз, ат, бәрән итләре,  тавык, каз, үрдәк һәм күркә итләре; сут  продукциясеннән: сөт, каймак, сыер мае;  бал,  бәрәңге  һәм башка төр продукция  сатып алдылар.      

Менделеевлылар  җитештерүченең  үзеннән булган продукцияне  бик  теләп  алалар.  Бигрәк  тә ит һәм сөт  продукциясенә  ихтыяҗ  зур. Бу  атнада  сыер итен     Таҗиев М.М. КФХсы,  Миндубаев Р.Н. КФХсы,    Костин Д.Д. шәхси  ярдәмче хуҗалыгы,  Шакиров Р.Р. шәхси  ярдәмче хуҗалыгы алып  килгән иде, дуңгыз  итен  -  Миндубаев Р.Н. КФХсы,   Мамаева В.И. шәхси  ярдәмче хуҗалыгы; ат итен - Таҗиев М.М. КФХсы;  бәрән итен - Зырянов А.Е.,  кош-корт  итен -  Мамаева В.И. шәхси  ярдәмче хуҗалыгы,   Низамиева Г.Ш. шәхси  ярдәмче хуҗалыгы;  сөтне – Рябов А. В., балны  –   Васильев О.Н.  КФХсы, Антипов А.И., Сәгыйтов В.С. шәхси  ярдәмче хуҗалыгы һәм башкалар  алып  килгән  иде.    Сатудан    374,0 мең  сум  табыш  алынды.   Ел  башыннан  бирле    Менделеевскида  барысы    17 авыл  хуҗалыгы ярминкәсе  узды,  табыш     3,8 млн сум  тәшкил  итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International