Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча зона штаблары башланды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Узган атнада  авыл  хуҗалыгы  техникасын  ремонтлау  һәм язгы  кыр  эшләренә  әзерләү  буенча  зона  штаблары  башланды.   Аларның  беренчесе  Баулы  районында  узды,  анда  Татарстанның тугыз  районыннан авыл  хуҗалыгы идарәләре  башлыклары,  авыл  хуҗалыгы  оешмаларының  баш    инженерлары  һәм җитәкчеләре  катнашты.  

Утырышны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов үткәрде.   Штаб утырышында  районнарның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары  чыгыш  ясадылар.  Аларның  һәрберсе  авыл  хуҗалыгы техникасын ремонтлауның  торышы  һәм  язгы  кыр  эшләренә әзерләнүнеә  барышы  турында  мәгълүмат  бирде.  

Чыгышларга  йомгак  ясап,  Тәлгать  Таһирҗанов, республиканың  көньяк-көнчыгыш  зонасы  чәчү эшләренең  соң  башлануы  белән аерылып  тора, бу  урып-җыюның  соңгаруына,  шулай  ук  югалтуларга  да  китерә,  дип, билгеләп  үтте.    Чәчүнең  соң башлануының  төп  сәбәпләреннән  берсе – техниканың  әзер  булмавы.   Күбесе авыл  хуҗалыгы  техникасын  сервис предприятиеләренә ремонтка тапшыруны  соңрак  срокка билгелиләр.  Сезон якышлашканда  мондый  предприятиеләрдә  чиарат барлыкка килә,  шулай  ук  бәяләр  дә  арта.   Министр  урынбасары  ремонт эшләренә урып-җыю төгәлләнүгә үк,  сезонлы  ташламалар  булганда  тотынырга  тәкъдим  итте.  

Семинарның  практик  өлеше  «Миңнуллин» КФХсының   машина-трактор  паркында  узды.  Хуҗалык  җитәкчесе     Генадий Миңнуллин кунакларга  авыл  хуҗалыгы  техникасы  паркын, ремонтлау  остаханәләрен  күрсәтте.    Шуны  әйтергә  кирәк,  бу  хуҗалыкта  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  машина-трактор  паркларын  капиталь  ремонтлау  программасы  буенча  2019 елда  остаханәгә  ремонт ясалган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International