Хезмәт кешеләре: яраткан эшенә бирелгәнлек яшь белгечкә Татарстанда ак күгәрек белән уникаль сырлар җитештерүне көйләргә ярдәм итте

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Танылган  шәхесләр турында  түгел,  ә гап-гади хезмәт кешеләре, үзләренең  көндәлек  хезмәтләре,   эшкә бирелгәнлеге белән,  бай  тәҗрибә  һәм  югары һөнәри осталыгы   белән   абруй  һәм ихтирам казанган  авыл  хезмәтчәннәре  турында  языла  торган  безнең  “Хезмәт кешеләре” рубрикасындагы  бүгенге    героебыз – Татарстанның  Буа районы  Әлшәй авылыннан  яшь  сыр  пешерүче  Александр Вячеславович Афанасьев.  Александр Кама Тамагы  районында   уникаль  сыр  заводында  баш  технолог  булып  эшли.  Анда  аның   технологиясе  буенча  затлы  ак күгәрек  белән   бик  тәмле  «Камамбер» һәм «Бри» сырлары  әзерләнә.  

Яшь белгеч  сыр  пешерү  серләре  турында  сәгатьләр  буе  сөйләргә мөмкин, мондый  вакытларда  аның  күзләре яна, кәефе  күтәрелә, бу  аның  ни дәрәҗәдә яраткан  эше  белән   шөгыльләнүен  күрсәтә.   Әмма  ул  моңа  бик  тиз  генә  килми. 2011 елда  Казан  дәүләт аграр  университетының    механика  факультетын  тәмамлый һәм, районга  кайтып,  үз белгечлеге  буенча  эшли башлый.    

«2014 елда,  санкцияләр кертелгәч  һәм Европадан  сырлар  кертү  тыелганнан  соң, ак күгәрек  белән  сырлар  җитештерә  башладык, - дип  сөйли  Александр. – Эш барышында  Ярославль  өлкәсенең  Углич шәһәрендә йомшак  һәм ярымкаты  сырлар  әзерләү  буенча  укып кайттым.  Россия  базарында  ак күгәрекле  сырлар  булмаганлыктан, аларны  җитештерү  технологиясен өйрәнә башладым.   Эш барышында  сырлар  җитештерү  өчен кирәкле   Россия  һәм Европа оеткы  һәм күгәрек  культурасын  өйрәндем.    Эксперименталь юл  белән  Россия  базары өчен  генә  хас булган    оптималь рецептураны  чыгардым.   Европа аналогларына  туры  килә  торган  сыйфатлы  продукт  җитештерү  өчен  сыр  чималы  сыйфатын  беренче  баскычтан  ук  -  сөт  җитештерүдән үк  күзәтеп  бару  турында  карар  кабул  ителде.   “Кече Мәрәтхуҗа” комплексы  белән  тыгыз  хезмәттәшлек  итә  башладык, сыерлар  тоту, ашату, саву һәм алга  таба  эшкәртү  өчен  сөтне саклау нормаларын һәм  стандартларын яздык».

Сыйфатлы  чимал  алуга  ирешкәч,  «Камамбер» сырын  җитештерүне  җайга  салдык.   Россия  һәм халыкара  күргәзмәләрдә  безнең   продукт  барлык  катнашучылар  тарафыннан  танылуны  һәм экспертларның  югары  бәясен  алды.   Бүген  сырлар  Метро, Лента, Ашан кебек  күп кенә  федераль һәм төбәк  сәүдә челтәрләрендә сатыла.  

Киләчәккә планнар  турында  сөйләгәндә, Александр Афанасьев бүгенге  көндә  әчетелгән, югары  аксымлы   сөт продукциясенең  Европа аналогларын булдыру  белән  шөгыльләнүе турында  сөйләде.   Моннан  ни  килеп  чыкканын  без  якын  арада  күрербез.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International