Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларына грант ярдәме инструментларын камилләштерә

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,  авыл  хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын  гамәлгә ашыру  кысаларында  2020 елдан  гаилә  терлекчелек  фермаларына  ярдәм  бирүнең кайбер  кагыйдәләре  үзгәрәчәк.  

Төп  яңалык    грант алучылар  хуҗалыкларында  эш урыннары  булдыру  шартларын  үзгәртү булачак:   элек  фермер эш урыннарын  грант алынган  елдан  катгый  рәвештә  булдырырга  тиеш  булса,  2020  елдан   ул бу  срокны  алынган дәүләт акчаларын  куллану  чоры дәвамында  мөстәкыйль  билгели  алачак.  Гаилә фермалары  өчен  ул  срок   ел булачак.  

Шулай  ук  2020 елдан  гаилә  фермасына  үсемлекчелек  өлкәсендәге  проектларны  гамәлгә ашыруга  хокуклар бирү  күздә тотыла,  ә ана сарыклар  һәм кәҗәләр үрчетүнең максималь  санын 500 башка кадәр  арттыру  планлаштырыла.  

Барлык  категорияләр өчен  грант алуның яңа  юнәлеше кертелә: грантны  ташламалы инвестиция  кредитын җәлеп  итеп гамәлгә ашырыла  торган  проект хакының өлешен түләүгә җибәрү  мөмкинлеге  булачак.    Бу  механизмны  кертү  өчен  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  кредит  оешмалары  һәм тармак  берлекләре  белән  берлектә  фермер хуҗалыкларын  һәм  кооперативларны  үстерүнең  үрнәк  проектларын  эшли.  Аларны  гамәлгә ашыру  грант алучылар эшчәнлегенең  нәтиҗәлелеген  һәм  керемен  арттырачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International