Татарстанда 2020 елның 6 - 9 февралендә Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак: 30 ил үзләренең катнашуын раслады инде

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Килсә  елда  Татарстанда  узачак   Халыкара  яшьләр    конгрессында  катнашуларын    30 ил  раслады  инде.  Бу хакта   23 ноябрьдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында   АПКның  яшь хезмәткәрләре     арасында узган  «Һөнәре  буенча  иң  яхшы»   конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан  Республикасы   Аграр яшьләр берләшмәсе  рәисе    Диләрә Шувалова хәбәр итте. 

«Быел безнең оешма Халыкара  яшьләр    конгрессын уздыруга   грант отты, ул 2020  елның  6 - 9 февралендә  узачак.  Гаризалар җыю  кампаниясе башланды. 200 кеше катнашыр дип планлаштырыла.  30 ил, Россиянең 50 төбәге, 100 татарстанлы  үзләренең катнашуын расладылар инде», – дип сөйләде берләшмә рәисе.

Чара  авыл  территорияләрен  үстерү  өлкәсендә  иң яхшы  тәҗрибәләр белән  алмашу  өчен  уздырыла.    «Безгә бөтен  илдән  иң яхшы  практикларны  җыярга  кирәк һәм аннары  бездә – Татарстанда нәрсәне кулланырга  мөмкинлеген  карарбыз», – дип  төгәлләштерде Татарстан  Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе  рәисе.    

Халыкара    конгресс өч юнәлештә  эшләячәк. Аерым алганда,    «Авылда  яшьләр эшкуарлыгы», «Мәдәният, тәңгәллекне саклап калу һәм  туризм: авыл  территорияләре мәдәни үсеш драйверлары  буларак» һәм  «Мәгариф  һәм    лидерлык: уңышлы  шәхес үстерү  өчен  авыл  җирлегендә  уникаль мөмкинлекләр».

Күптән түгел Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан  Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең 3,6 млн. күләмендә Россия  Федерациясе  Президенты  грантын  отуы  турында  хәбәр иткән  иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International