Шәһәр халкы өчен шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чыгу күркәм гаилә традициясенә әверелде

2019 елның 23 ноябре, шимбә

Бүген, гадәттәгечә, Казанда  иртәнге сәгать  алтыдан  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  эшли  башлады.   Иртәнге салкын  һава  да  шәһәр халкы  өчен   ярминкәгә бармый  калу  өчен  киртә  булалмады.  Шимбә көнне  ярминкәгә  чыгу  берничә  буынны  берләштерә  торган  күркәм  гаилә  традициясенә  әверелеп  бара.   Яшьләр  үзләренең  әти-әниләре,  әби-бабалары  белән  ярминкәгә  киләләр, сатып  алган  продуктларны  алып кайтырга  булышалар,  мондагы  бәяләрне күреп,  үзләренә  дә кирәкле  әйберләрне  алып  китәләр.  

Ярминкәгә  килүчеләрнең кайберләре  инде  Яңа  елга  һәм башка  гаилә  бәйрәмнәренә  әзерләнәләр, бәйрәм  өстәленә  күркә, каз, үрдәк  сатып алалар. Мондый  продукция төрләренә ярминкәләр  бай.   15 сәүдә  мәйданчыгында   ит, балык, сөт, май,  казылыклар, сыр,  йомырка, бәрәңге,  яшелчәләр, җиләк-җимеш, шикәр, он  сатып  алырга  мөмкин   – болар  барысы  да  үзебездә җитештерелгән һәм арзанрак бәяләрдән сатыла.  

Пенсионерларны  барлык  мәйданчыкларда  кайнар  чәй һәм яңа  пешкән  камыр  ризвклары  белән сыйладылар,  Мәскәү районының  ярминкә мәйданчыгында,    гадәттәгечә,   казанда хуш  исле  пылау  пешерелде.   Әлбәттә инде,    концерт программасы  турында  онытмадылар.  Сатып алучыларның да,  сатучыларның  кәефләрен  күтәреп, матур  җырлар  яңгырап торды.   Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары  Наил Залаков Казанның  ярминкә  мәйданчыкларын  үзе  йөреп  чыкты.  

Үзләренә  беркетелгән  ярминкә мәйданчыкларын  шулай  ук    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры урынбасарлары,     муниципаль районнар  башлыклары һәм  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  тикшереп  чыктылар.  Китерелгән  барлык   продукция   ветеринария  хезмәте  тикшерүе  узган  иде.  

Шуны  әйтергә  кирәк,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  шимбә көннәрендә  оештырыла  торган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  зур  социаль  әһәмияткә  ия.  Фермерлар өчен   бу  үзләренең  продукциясен  сату  мөмкинлеге  булса,  шәһәр халкы  өчен -  иң кирәкле  һәм сыйфатлы  әйберләрне  бер  урында  һәм арзан бәяләрдән  сатып  алу  мөмкинлеге.  Ярминкәләрне  оештыру  Министрлык  белгечләре  ягыннан  зур  хезмәт куюны  таләп итүгә карамастан,    бу  эш,  һичшиксез,  алга  таба  да  дәвам  итәчәк.  

Алдагы  шимбә  көнне  дә  сатып  алучыларны авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә көтәбез!  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International