Хезмәт кешеләре: Татарстанның иң өлкән ветеринария табибына бүген 95 яшь тула

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Үзләренең  хезмәте  белән  ихтирам һәм хөрмәт  яулаган  гади  кешеләр  турында  языла  торган  безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының  бүгенге  герое  -  Татарстанның  иң  өлкән  ветеринария  табибы    Якушкин Михаил Дмитриевич. Бүген, 21 ноябрьдә, Михаил Дмитриевич үзенең  95 яшь тулган  көнен    бәйрәм  итә.  

 Михаил Дмитриевич  1924 елда  ТАССРның  Тәтеш  районы Пролей-Каша авылында  күпбалалы   крестьян гаиләсендә  туа, җидееллык  мәктәпне  бишле  билгеләренә генә тәмамлый.   18 яше  тулыр-тулмас  фронтка китә.  Әрсез егетне танылган  «катюшалар» дивизиясенә  билгелиләр, шуның  белән ул  Германиягә кадәр барып  җитә һәм  Берлинны  алуда  катнаша.  

Тыныч хезмәт белән ул  1949 елда  Буа ветеринария  техникумын  тәмамлаганнан  соң  гына  шөгыльләнә башлый.  Ул  чакта  тормыш  авыр  була,  авылда  яшьләр дә, эшкә  яраклы  ирләр дә бик  аз.     Күмәк  хуҗалыклар  һәм  халык  мал-туарны  күпләп  асрарга  тырышкан, алар  сыерлар,  дуңгызлар, кәҗәләр һәм кош-корт  тотканнар. Әлбәттә инде,  иртәдән кичкә  кадәр эшләргә туры  килгән.    

60нчы  еллар  ахырында  авылда  10 мең баш  сарыкка исәпләнгән комплекс  төзиләр һәм  аңа «Прекос» токымлы  хайваннар кертәләр.    Якушкин, ветеринария  табибы буларак,   комплекстан  кайтып  та  керми, көне-төне шунда  була,  профилактика  уздыра,  хайваннарны  дәвалый. Мәшәкать  күпкә  арта,  әмма  эшнең  нәтиҗәсе  дә  күренерлек  булып  арта,    махсус  хуҗалык  сарык  йоны, сарыкларның  сакланышы  һәм баш  саны  арту  буенча  иң  югары    күрсәткечләр өчен берничә  мәртәбә Казан  һәм Мәскәү ВДНХлары призеры  була. Шулай  итеп,  мавыктыргыч  эш  белән  50  ел  вакыт сизелми  дә узып китә.  

62 яшьтә  Михаил Дмитриевич  лаеклы  ялга  -  пенсиягә  китә.  Сугыш  батырлыклары һәм  хезмәт  казанышлары  өчен  ике  Бөек  Ватан  сугышы  ордены,    «За боевые заслуги»,   «За освобождение Варшавы»,   «За взятие Берлина», «За победу над Германией» медальләре һәм башкалар белән  бүләкләнә – алар  бик  күп. Ә тагын  күпме  “Бишьеллык ударнигы”,    “Социалистик ярышта  җиңүче”  билгеләре, мактау   грамоталары, рәхмәт  хатлары! Әмма аның  өчен  иң мөһим бүләк -   якташларының  аңа  булган  җылы  мөнәсәбәте һәм ихтирамы! Башкача  була да  алмый,  чөнки ул үзенең  бөтен  гомерен  җирдә  тынычлык булсын, кешеләр  рәхәт һәм бәхетле  яшәсен  өчен  багышлый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International