Фермерларның көндәлек мәшәкатьләре: генетика хәтере дөрес тормыш юнәлешен күрсәтә

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече һәм урта  бизнесны  үстерүгә  зур  игътибар  бирә.   Бүген  һәр районда  үз эшен  ачып,  аягында  нык торучы   һәм аны  уңышлы  үстерүче  кешеләр  бар.  Шундыйларның  берсе    – Сарман  районының  Алан  Газар (Рангазар)  авылыннан   Заһриевлар  гаиләсе.  

КФХ төзегәнчегә кадәр үк    Заһриевлар  гаиләсе  үсемлекчелек  белән  шөгыльләнәләр, хуҗалыкларында  мал-туар  тоталар.    Алар  милкендә    36,5 га җир  була,  анда  күбрәк  азык  культуралары  чәчкәннәр.  Гаилә советында  җитди  киңәшләшкәннән соң,  үзләренең  фермер хуҗалыгын  төзергә  ният  кылалар.  Гаилә агробизнесының  өстенлекләре  шул  ук диярлек  кала   — терлекчелек  һәм  азык  культуралары  үстерү.  

Шулай  итеп,   2015 елның  февралендә   Сарман  районында тагын  бер  фермер хуҗалыгы  барлыкка килә.   4 ел  дигәндә  аларның  эшкәртелә  торган  җирләре    255 гектарга  җитә, анда  арпа һәм  терлекләр  өчен  күпьеллык   үләннәр  үстерәләр.    Фермер  Заһриевлар  кара-кола  токымлы  үгезләр симертү белән  шөгыльләнәләр, аларны  алты  айдан  ел ярымга  кадәр  үстерәләр.    Бүген  алар  хуҗалыгында    150 баш  яшь терлек  бар,  язгы  җылылар  башланганнан  алып  октябрь  ае  узганчы  терлекләр аларның  үзләренең  көтүлегендә  йөри, ә  кышын  аларны  фермага  кертәләр.  

Узган  ел  КФХ «Крестьян-фермер хуҗалыгы  базасында  гаилә  терлекчелек  фермаларын  үстерү» программасы  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы грантын  ота.   Акчаның  бер  өлеше  терлекләр  өчен  бина төзүгә тотыла,   бер  өлешенә  үгезләр  сатып  алалар, трактор  алырга  да  акча җитә.   Гаилә   бизнесында, хуҗалык  башлыгыннан  тыш,  якын  туганнары  да  катнаша:    әнисе  Сәрия һәм хатыны   Ләйсән  бухгалтерия, хисаплар  белән  шөгыльләнәләр һәм барлык       документацияне  алып  баралар.  Шул авылдан  ялланып  эшләүче  кешеләр  дә  бар, болар — каравылчылар,  терлекчеләр, төрле  эштә  эшләүчеләр,    тракторчы.  Айрат Заһриев, авыл  тормышының  бөтен  нечкәлекләре аңа     кечкенәдән таныш  булуга  карамастан,   авыл  хуҗалыгы   җитештерүен үстерү  өлкәсендә  кирәкле  белем  ала.     Айратның  бабасы  30  ел  күмәк  хуҗалык  фермасында  мөдир  булып  эшли, ә еллар  үткәч, аның  оныгы  элеккеге  сыер абазары  урынына  заманча  яңа  ферма төзеп куя.   Бу инде  Айрат фермасы.   Шулай  итеп,  ата-бабадан  килгән  эш  бүген  дә дәвам  итә,  ә генетик  хәтер   тормыш  юнәлешенең  дөрес булуын  күрсәтә.  

Заһриевлар  гаиләсендә  әлегә  7 һәм 4 яшьлек  балалар  үсеп килә, алар бала-чага  булуга  да  карамастан, бүген  үк  авыл  хезмәтенә   җәлеп  ителәләр. КФХ башлыгы  киләчәктә аларның ата-ана эшен  дәвам итүләренә һәм гаилә  бизнесын  эре һәм нык  хуҗалык итеп, ә, бәлки, хәтта  агрохолдинг дәрәҗәсенә җиткереп  үстерүләренә  нык  ышана.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International