Марат Җәббаров аграрийларга дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын Фасттрек платформасы аша гамәлгә ашыру буенча эшче киңәшмә уздырды

2019 елның 8 ноябре, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров аграрийларга  дәүләт ярдәме  күрсәтү  чараларын Фасттрек платформасы  аша   гамәлгә ашыру  буенча   эшче  киңәшмә  уздырды.  

«Стеллар+» компаниясенең махсус  проектлар  җитәкчесе  Сергей Шамаров   Фасттрекның  нәрсә  икәнен аңлатып  үтте.   Фасттрек – ул  Татарстанда  кече  һәм урта  эшкуарлыкка  комплекслы  ярдәм  итү, республикада  эшкуарлык климатын яхшырту  һәм кече  һәм урта  эшкуарлыкны  үстерүне  кызыксындыру  буенча  гомуми    стратегиянең  бер  өлеше. Ул  бик  гади һәм  куллану  өчен  уңайлы, бу  сервис үзенең  универсаль онлайн-мәйданчыгында  Татарстан  Республикасында  кече  һәм урта  эшкуарлыкка  (МСП) ярдәм  итү  буенча  барлык  тәкъдимнәрне берләштерә,   эшкуарларга   барлык  мөмкин булган  тәкъдимнәрне анализларга  һәм  ярдәм  алу  өчен  вакытны  кыскартырга  булыша.    

Татарстан  Республикасының  Эшкуарлыкка ярдәм  фондының  Анализ һәм фаразлау  үзәге җитәкчесе    Инесса Яруллина Татарстан  Республикасы Икътисад министрлыгының  үз ведомствосындагы  предприятиеләрдә  Фасттрек  программасын гамәлгә кертү тәҗрибәсе  һәм  үзенчәлекләре  белән  бүлеште.  

Фикер алышуда  төп  тема буларак,   дәүләт ярдәме  чараларын  электрон рәвешкә кертүнең өстенлекләре,  дәүләт ярдәме  алучылар өчен дә,  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  белгечләре  өчен  дә  вакытны  сарыф  итүне  киметү (экономияләү) мәсьәләләре  каралды.   Очрашу  йомгаклары  буенча аграрийларга дәүләт ярдәме  күрсәтү  чараларының  Фасттрек.рф.  платформасы  аша  гамәлгә ашырып  була  торганнарын  сайлау  турында  карар  кабул  ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International