Татарстан АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында җиңүче Германиягә барачак

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

22 - 23 ноябрьдә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре  министрлыгы  белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында    “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.  

Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларның һөнәри осталыгын арттыру,  авыл хуҗалыгы  хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла.    Проект «Росмолодёжь» Яшьләр  эшләре  буенча   федераль агентлыкның югары  белем  бирү  оешмалары  арасында  Бөтенроссия яшьләр  проектлары    конкурсында  җиңеп  чыккан   иде.    

Конкурста республика  авыл хуҗалыгы тармагының югары яки урта һөнәри белеме һәм  эш  стажлары түбәндәгечә  булган   18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнаша ала:

  •    инженер-механик, зоотехник-мехнизатор,  механизатор»,  машина белән сыер саву операторы,  терлекче-бозау караучы һөнәре буенча стажы кимендә 1 ел;
  •  ветеринария табибы,   терлек  үрчетү  буенча  технолог (эре  мөгезле  терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы)  һөнәре буенча стажы кимендә 3 ел;
  •  бухгалтер-икътисадчы» һөнәре буенча стажы 5 ел.

Конкурс ике этапта уздырыла: теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш. Белгечләр   түбәндәге номинацияләр буенча  катнаша  ала:

– «Иң яхшы  инженер-механик»;

– «Иң яхшы  агроном»;

– «Иң яхшы  бухгалтер-икътисадчы»;

– «Иң яхшы  механизатор»;

– «Иң яхшы  ветеринария табибы»;

– «Машина белән  сыер савучы иң яхшы оператор»;

– «Иң яхшы зоотехник»;

– «Иң яхшы   терлекче-бозау караучы»;

– “Терлек  үрчетү  буенча иң яхшы технолог (эре  мөгезле  терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы).

Ә студентлар түбәндәге номинацияләр буенча  катнаша  ала:

– «Иң яхшы  инженер-механик»;

– «Иң яхшы агроном»;

– «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы»;

– «Иң яхшы  ветеринария  табибы»;

– «Иң яхшы механизатор».

Конкурста җиңүчеләр һәр номинация  буенча катнашучы дипломнары һәм  һәм 1,2,3 урыннар өчен   10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр. Һәр  номинациядә  1 нче урыннарны алучылар   чит илгә һөнәри стажировкага бару мөмкинлеген алачак).  Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм кызыксындыру призы – 2000 сум акча биреләчәк.

Конкурста  катнашу  өчен  10  ноябрьгә кадәр  сылтама  буенча  теркәлергә  мөмкин. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International