Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашламаларны биржа аша уңай алу мөмкинлекләре турында сөйләделәр

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров һәм республиканың  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре катнашында  минераль ашламаларны,     нефть  продуктларын һәм аграр товарларны биржа аша  сатуны  үстерү  механизмнарын  үстерү  мәсьәләләре буенча    семинар узды.  

Киңәшмәне ачып,  министр оештыручыларга – Россия ФАСына һәм Санкт-Петербургның Халыкара  товар-чимал   биржасы компаниясенә  шундый  чара  өчен  Татарстанны  сайлаганнары  өчен  рәхмәт  белдерде.       

«Югары  уңыш  алу  өчен  төп чаралардан түбәндегеләрне әйтергә  кирәк:    туфракны  эшкәрткәндә  дым  саклаучы  система куллану, катгый  рәвештә  яфрактан  тукландыру, органик ашлама аша тиешле  күләмдә  тукландыруны  тәэмин  ит (шул  исәптән   биологияләштерү  аша) һәм   минераль    ашламалар  кертү. Киләсе  елда  без  бер гектар  чәчүлеккә  кимендә    70 кг ашлама кертүне  планлаштырабыз. Бүгенге  чара  аламалар  туплау  буенча  безнең  планнарны  тагын  да  яхшырак  шартларда үтәргә һәм  авыл  хуҗалыгы  культураларыннан  үзебез  планлаштырган  уңышны  алырга  ярдәм  итәр дип ышанабыз», - диде  Марат Җәббаров.

Семинарның  төп  өлешенә күчеп, Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең (УФАС)  Татарстан  Республикасы идарәсе  җитәкчесе  урынбасары    Сергей Павлов,  биржа  механизмнары – беренче чиратта,  ачыклык  ул,  дип  билгеләп  үтте,  шуңа  күрә  монополиягә  каршы  орган  тарафыннан  хуплана,  диде 

Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең ТЭК һәм химия  сәнәгате идарәсе  башлыгы   Дмитрий Махонин Россиядә биржа  сәүдәсен  үстерү һәм ашламаларны  биржада  алуның  өстенлекләре  турында  сөйләде. 

  Санкт-Петербургның Халыкара  товар-чимал биржасы  эше  турында   «СПбМТСБ» АҖенең төбәк  сәясәте  буенча  директоры   Александр Гудков сөйләде.  Аның  уңай  якларыннан,  беренче  чиратта,  ул  биржа  шартнамәләре  буенча  йөкләмәләрне  үтәү  гарантиясен һәм ашламалар  базарында  шартлатаннардан  яклауны  тәэмин  итүне билгеләп  китте.     «Сәүдә башланганчы  ук  гарантияле  тәэмин  итү,   5% диярлек  күләмдә, алыш-бирештән баш  тарткан  очракта,  аны   контрагент ала. Яклар  шартнамә төзегәннән соң,   клиринг  счетына   100% алдан  түләү  кертелә.      Бу  акчалар  сатучыга  товарны  сатып  алучы  алганнан соң  гына кертелә», -  дип сөйләде белгеч һәм һәр авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесенең  биржа сайтын  ача алуы һәм, тәкъдимнәрне карап,  әгәр бәяләр канәгатьләндерсә, үзенә  кирәкле  продукция сатып  алырга  мөмкин булуы     турында    әйтте.

«СПбМТСБ» АҖенең сәүдә технологияләрен  үстерү  бүлеге  башлыгы    Ирина Никольская сәүдә  системасының  ничек эшләвен  күрсәтте, сәүдәдә  ничек катнашырга һәм килешүләр  төзергә икәнен,  шул  исәптән  семинар  эшендә  катнашкан  брокерлар  аша да, аңлатты.  

Чара  азагында  киңәшмәдә  катнашучылар  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  сорауларына  җавапларга  күчтеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International