Марат Җәббаров: «Берләшкәндә генә көчле булырга мөмкин»

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

28 октябрьдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында Татарстанның фермерлар,   крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары ассоциациясе Советы  һәм   Президиумының  киңәйтелгән  утырышы  булды.  

Чараны    Фермерлар  ассоциациясе  рәисе  Камияр Байтемиров ачты. Үз нотыгында  ул дәүләт  ярдәменең   фермерларга   үсәргә  һәм  җитештерү  күләмнәрен  арттырырга  ярдәм  итүе турында  сөйләде.    2019 елда  яңа  эш  башлаучы  124 фермер  250  млн.  сум  күләмендә  грант алдылар,    46 гаилә  терлекчелек  фермасын  үстерүгә   350 млн сум бирелде, 26 авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы   375 млн сум грант алды.   

 Съезд кысаларында  Теләче,  Арча,  Мамадыш, Балтач һәм  Азнакай  районнары  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары рәисләре  үз  тәҗрибәләре  белән  бүлештеләр.   Азнакай  районыннан  “Бәрәкәт”     авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы   рәисе  Рәмис Сәхапов кулланучылар  кооперативы  төзүнең фермерларга һәм  районның  шәхси  хуҗалыкларына  сөтнең  литрын  3 сумга  артыграк  сатарга  мөмкинлек  бирүен  әйтеп  китте.  

Фермерларның  барлык  мәсьәләләре  һәм  тәкъдимнәре    съезд барышында  оператив  каралды һәм  алга  таба  карауга  алынды.  

Фермерларга  үзенең  ихтирамын  күрсәтеп, йомгаклау  сүзе  белән  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров чыгыш  ясады.    «Министрлыкта  шундый  күркәм    традиция бар:  фермерларның  Бөтенроссия   съезды  алдыннан  очрашып,  башкарган  эш  нәтиҗәләре,  борчыган  мәсьәләләр турында  сөйләшергә һәм    үсеш  юлларын  билгеләргә. Мондый  очрашулар  бик  кирәк,  мин аларны   министр  буларак та  хуплыйм, бу   традицияне  алга  таба  да  дәвам  итәчәкбез», - дип башлады  чыгышын  Марат Җәббаров.

«Соңгы  2 унъеллыкта  кече  хуҗалыкларның  статусы  җитди  үсте, бу  фермерлык  хуҗалыкларының  динамикалы  үсешенә  аркасында,  әлбәттә, тулаем  продукция күләмендә  аларның  өлеше  ел саен    15-20%ка арта.   1999 елда  фермерлар  179  млн.  сумлык  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  җитештергән  булсалар,   2018 елда  ул  19 млрд сумга  җитте, ягъни   республика күләменнән  8% тәшкил  итте.  тулаем алганда,  кече  хуҗалыкларның  өлеше     47%тан  52%ка кадәр артты», - дип  дәвам  итте   вице-премьер һәм төп  бурычларга  күчте. 

Марат Җәббаров төп  бурычлардан  халык җитештергән  продукцияне   сату  эшен  көчәйтүне, кооперативларны  үстерүне    атады. «Берләшкәндә генә  без  көчле  була  алабыз, чыгымнарны   һәм  базар бәяләре үзгәрешенә бәйлелекне  киметә     алабыз.  Кооперативлар  өчен  безнең  тарафтан  саллы  ярдәм  каралган,  грант суммасы    70 млн. суммага  кадәр  җитә.    2015 елдан башлап кооперативларны  үстерүгә    43 шундый  кооператив  827  млн. сум  грант алдылар», - дип  өстәде   министр.

Искәртеп  узабыз, агарту  эшләрен  башкару  һәм  халыкка  мәгълүмати-консультатив хезмәтләр  күрсәтү  өчен «Татарстан  Республикасы  авыл  хуҗалыгы  кооперативларын  үстерү  буенча   компетенцияләр  үзәге» ДБУ төзелде.  Теләүчеләр   Компетенцияләр  үзәгенә түбәндәге  адрес буенча  мөрәҗәгать  итә  алалар:  Казан  шәһәре, Федосеев  ур.,  36 йорт, 511 каб., тел.(843) 292-07-59, сайт цкскрт.рф.

Катнашучыларга  шулай  ук  Татарстан  Республикасының   Маркетинг үзәге һәм  “Биржа  мәйданчыгы” («Биржевая площадка»)  агрегаторы  турында  әйттеләр,  алар  түләүсез  эшли һәм  Татарстан эшкуарларына  продукция тәкъдим  итүчене (поставщик) яисә заказчыны  табарга  ярдәм  итәләр.    Биржа  мәйданчыгында    бизнесменнар  үз товарлары  турында  мәгълүмат  бирә  алалар,  шулай  ук  аерым  бер  продукция эзләү буенча  мөрәҗәгать  җибәрә  алалар.  

Марат Җәббаров боларның   шактый  нәтиҗәле  ресурслар  булуын искәртте   һәм фермерларга  аларны   җентекләп  өйрәнергә  тәкъдим  итте.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International